31 июльдә Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы районнарның авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәләренең механикалаштыру буенча консультантлары һәм «РИВЦ» АҖенең мәгълүмати системалар секторы белгечләре өчен авыл хуҗалыгы техникасын һәм күпьеллык үләннәрне паспортлаштыру буенча уку узды, уку барышында шулай ук Татарстан Республикасы АПКсының ДМСының (ГИС) геомәгълүмат системасын гамәлгә кертү кысаларында җир кишәрлкләрен паспортлаштыру мәсьәләләре буенча фикер алышу да булды.
Укуны АПКны инженер-техник тәэмин итү бүлеге башлыгы Ришат Булатов һәм «Татарстан Республикасының мәгълүмати технологияләр үзәге»нең киңлек белешмзләре инфраструктурасы бүлеге башлыгы Елена Исаева үткәрделәр. Стажировка барышында Татарстан Республикасы АПКсының ДМСында «Авыл хуҗалыгы техникасы» һәм «Күпьеллык үсентеләр» паспортларының атрибутларын тутыруның үзенчәлекләрен җентекләп карадылар.
Моннан тыш, очрашу барышында АПК ДМСын турыру барышында ачыкланган авыл хуҗалыгы билгеләнешендәге җирләрне паспортлаштыру, кырларны паспортлаштыру мәсьәләләре турында, шулай ук авыл хуҗалыгы билгеләнешендәге җирләрне дәүләт исәпкә алуындагы (Росррестр идарәсе) белешмәләр белән авыл хуҗалыгы җитештерүчеләре биргән белешмәләрдә аерымлыклар булуы турында да фикер алыштылар.
Белешмә өчен:
Татарстан Республикасы агросәнәгать комплексының геомәгълүмат системасы Татарстан агросәнәгать комплексы эшенең, мониторинглауның, комплекслы бәяләүнең нәтиҗәлелеген арттыру, авыл хуҗалыгы тармагын үстерүне анализлау максатларында, шулай ук муниципаль һәм төбәк дәрәҗәләрендә авыл хуҗалыгы өлкәсендә идарәчел карарларны оператив кабул итүне тәэмин итү өчен төзелде. Мәгълүмат ресурсы Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы белгечләре, 43 районның авыл хуҗалыгы идарәләре, шулай ук авыл хуҗалыгы предприятиеләре тарафыннан актив кулланыла, һәм хәзерге вакытта ул «Үсемлекчелек», «Терлекчелек», «Инженер-техник тәэмин итү» кебек тармак блокларын үз эченә ала.