Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы башлыгы африка дуңгызлар чумасына карата булган вәзгыятьне кисәтте

2019 елның 29 июле, дүшәмбе

Татарстан  белән  чиктәш  ике  төбәктә  африка  дуңгызлар  чумасына  бәйле    мәсьәлә республикада  дуңгызчылык  белән  шөгыльләнүчеләр  өчен  бу  бик  мөһим.   Бу  хакта  Татарстан  Республикасы  Премьер  министры  урынбасары – Татарстан Республикасы  авыл  хуҗалыгы  һәм азык-төлек  министры  Марат  Әхмәтов  27  июльдә Татарстан  Республикасы Хөкүмәте Йортында  узган  киңәшмәдә  әйтте.    

Татарстан  Республикасы Авыл хуҗалыгы  һәм азык-төлек  министрлыгы  башлыгы  әйтеп  узганча,  бу  елның  июль башында  шул  авырудан  үлгән     46 кабан дуңгызы  Түбән Новгород өлкәсендә  табылган.  Ә узган  атна  башында бу  куркыныч  дуңгызлар  вирусы     Ульян  өлкәсендә  теркәлгән. 

«Бу чыганаклар  республиканың  Чүпрәле районыннан   бары  тик    120-140 км ераклыкта  гына», -  дип  искәртте  министр.    

«Бу төбәкләрдә тиешле  хезмәтләр  тарафыннан әлеге  вирусның  таралуын  булдырмас  өчен  чаралар  күрелүгә  дә  карамастан, халык  белән  һәм  ауга  йөрүчеләр  белән  яклау  чаралары  турындагы  мәсьәләләр  хакында  сөйләшергә кирәк», – диде Марат  Әхмәтов,  муниципалитетлар  һәм Татарстан  Республикасының  тиешле  ведомстволары  җитәкчеләренә мөрәҗәгать  итеп.  

Министр урыннардагы  хакимият  органнарына төбәк  территориясендә  АЧСның  таралуын  булдырмас  өчен  халыкны  кисәтергә  кушты. 

Татарстан  Республикасы Авыл хуҗалыгы  һәм азык-төлек  министрлыгы  башлыгы,  күрше  ике  төбәктә  африка дуңгызлар  чумасы вәзгыятен  истә  тотып,       дуңгыз тотучылар  дуңгызларны  урман  массивларына чыгаруны  чикләргә кирәклеген искәртте. “Чөнки  африка  дуңгызлар  чумасы  кебек  бу  бәланы үлән, җиләк, гөмбәләр   аша  да  хуҗалыкка  кайтарырга  мөмкин», - диде   Марат  Әхмәтов.  

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International