Бүген Лениногорск районында “Ялтау” агрофирмасы” ҖЧҖенең Керкәле катнаш азык заводы базасында районның авыл хуҗалыгы предприятиеләре ындыр табакларының яңа иген уңышын кабул итүгә әзерлеге мәсьәләсе буенча семинар-киңәшмә узды. Чарада Лениногорск районы башлыгы Рәгать Хөсәенов, «ТАЛ-Агро» идарәчел компаниясе” ҖЧҖ генераль директоры Илһам Вәлиев, район башлыгы урынбасары Сергей Тимаков, районның Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе башлыгы Илнур Шәмәрданов, авыл хуҗалыгы предприятиеләре җитәкчеләре, авыл җирлекләре башлыклары, Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе һәм Россия авыл хуҗалыгы үзәгенең (Россельхозцентр) район бүлеге белгечләре һәм башкалар катнашты.
Район башлыгы Рәгать Хөсәенов болай диде: «1-3 көннән комбайннар бөртекле культуралар җыюга керешәләр. Хуҗалык күрсәткечләре буенча, районда яңа уңыш 80 мең тоннадан артык булыр дип көтелә. Комбайннарның кырларда өзлексез эшләвен тәэмин итү өчен ындыр табакларында эшләрне оешкан төстә алып барырга кирәк булачак, авыл хуҗалыгы предприятиеләренең һәм авыл җирлекләре башлыкларының тырышлыгы таләп ителә. Ындыр табакларына мәктәп укучыларын да, шулай ук өлкәнрәк яшьтәге актив кешеләрне дә җәлеп итәргә кирәк. Җитәкчеләр хезмәткәрләрнең хезмәтне саклау кагыйдәләрен үтәүләре өчен бөтен шартларны тудырырга тиеш».
Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе башлыгы Илнур Шәмәрданов ашлык складларының һәм авыл хуҗалыгы машиналарының яңа уңышны кабул итүгә әзер булулары, әмма ашлык киптерү җайланмаларының җитәрлек булмавы турында хәбәр итте. Авыл хуҗалыгы предприятиеләренә якындагы икмәк кабул итү предприятиеләре белән ашлык киптерү һәм ашлык саклау буенча шартнамәләр төзү ягын карарга тәкъдим ителде.
Чараның практик өлешендә семинарда катнашучылар Керкәле катнаш азык заводының ашлык складлары белән, ел саен 14 тоннага кадәр ашлык кабул итә торган ашлык чистарту һәм киптерү комплексы белән таныштылар.