Бу атнада Аксубай районында да арпа уңышын җыя башладылар. Районда агрофирмалардан беренче булып бу эшкә «Аксу Агро» агрофирмасы игенчеләре кереште.
“Нива” бүлекчәсендәге “Киса авылын артында) 600 гектардан артык җирне биләгән арпа кыры башкалардан иртәрәк өлгергән. Башта сынау өчен суктырып караганнар – 40 гектар суктырганнар, ә икенче көнне иртән үк алты комбайн чынлап торып арпаны суктыруга керешә. Аларга тәҗрибәле экипажлар идарә итә.
Алар арасында узган ел комбанчылар арасындагы республика конкурсында җиңеп чыккан гаилә экипажлары Алексей Кудряшов һәм аның Дмитрий, Җәүдәт Сафиуллин һәм аның улы Җәвид, Хөсәен Галив һәм аның ярдәмчесе Илшат Зәйнуллин, шулай ук суктыру буенча районда югары күрсәткечләргә ирешкән Анатолий Ефремов һәм аның ярдәмчесе Николай Мулеев, Валерий Ендерюков һәм аның улы Максим, Анатолий Ильгузин һәм Владислав Таиркин бар.
«Комбайнчыларның һәм аларның ярдәмчеләренең кәефе күтәренке. Алар бик җаваплы эшкә зур әзерлек белән тотындылар, – дип сөйләде бүлек идарәчесе Михаил Васильев. – Кыр корабларының техник яктан төзеклегенә шик юк – алар эшкә тулы әзерлеккә алдагы көннәрдә генә тикшерү уздылар».
Комбайннар, бункерларны яңа уңыш белән тутырып, алтын кыр буйлап гөрләп баралар. Күпмедер ара узган саен алар янына йөк машиналары туктап, комбайннар “җиңсәсеннән” ашлык агызалар. «Ашлыкның беренче партияләре терлекләр өчен сыйфатлы азык әзерләү өчен тотылачак», – дигән мәгълүмат бирде авыл хуҗалыгы предприятиесенең баш агрономы Илхат Яруллин.
Икмәк төягән автомобильләр агрофирманың сөтчелек комплексына таба юл алалар. Арпа, яссыландыру процедурасын узып, төрле компонетлар өстәлгәннән соң, полимер җиңсәләргә тутырыла һәм ул эре мөгезле терлекләр өчен алыштыргысыз туклыклы азык була.
Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының оператив белешмәләре буенча Аксубай районында 146 га мәйданда ашлык суктырылган, 537 тонна арпа җыелган, уңдырышлылык - бер гектардан 36,8 центнер.