Татарстанда эре мөгезле терлекләр үрчетү буенча иң яхшы технологларны һәм зоотехникк - селекционерларны ачыкладылар

2019 елның 24 июле, чәршәмбе

Бүген  Биектау  районында  Эре  мөгезле  терлекләр  үрчетү  буенча  технологларның  41  нче    Республика конкурсы,  шулай  ук   зоотехник-селекционерлар  конкурсы  узды.  Чарада  Татарстан  Республикасы  Премьер  министры  урынбасары – Татарстан Республикасы  авыл  хуҗалыгы  һәм азык-төлек  министры  Марат  Әхмәтов,      Биектау  районы  башлыгы   Рөстәм Кәлимуллин, Татарстан Республикасы  авыл  хуҗалыгы  һәм азык-төлек  министры  урынбасары   Нәҗип Хаҗипов, “Татарстан  Республикасы Авыл хуҗалыгы  һәм азык-төлек  министрлыгының  Терлекчелектә  нәсел  эшенә  баш  дәүләт  авыл  хуҗалыгы  идарәсе” ДКУ башлыгы     Ришат Зарипов, «Элита» ГПП АҖ  генераль директоры  Фәннур Зарипов,   Татарстан  Республикасы Министрлар Кабинетының  Баш дәүләт ветеринария  идарәсе башлыгы  урынбасары    Айрат Гәрәев һәм  башка җаваплы  затлар  катнашты. 

Чараны  ачып,  Марат  Әхмәтов терлекчелек  тармагы һәм белгечләрнең  һөнәри  осталыгын  үстерү    өчен  мондый  конкурсларның   әһәмиятен  билгеләп  узды.    «Сөт  терлекчелеге  шулкадәр  күпкырлы,  һәр агрофирмада  аның  нәтиҗәсе иллеләп,  хәтта  йөзләп  кешегә,  аларның  эшкә  ни  дәрәҗәдә  җаваплы  каравына    бәйле.  Алар  арасында  терлек  үрчетү  буенча  техникларның  эше  иң  катлаулы  дип  әйтергә  була», - диде  министр.  

Конкурс тантаналы  төстә  республика  байрагын  күтәрүдән  башланды,  аның  өчен  узган  елгы  конкурста  җиңүчеләр  чакырылган  иде.       Ярышларда  иң яхшы  белгечләр  - район ярышларында  җиңүчеләр  катнашты.     Алар  терлек  үрчетү,  тоту  һәм  ашату,  таналарны   орлыкландыруга  әзерләү    буенча  үз  осталыкларын,  шулай  ук  эре  мөгезле  терлекләрне  ясалма орлыкландыру  буенча  практик  күнекмәләрен      күрсәттеләр.

Конкурслар  берничә  этапта  узды.    Комиссия катнашучыларның     лаборатор  күнекмәләрен  дә  тикшерде,  практик  күнекмәләрен  дә  бәяләде һәм аларның  җитештерү  күрсәткечләренә  дә  игътибар  бирде,  катнашучылар үзләренең  теоретик  белемнәрен  дә  күрсәттеләр.   

Эре  мөгезле  терлекләрне  Европа  технологиясе  буенча  үрчетү  буенча  41  нче  конкурста  җиңүче  булып    Равил  Хаҗиев  танылды -  Арча  районыннан  «Северный» ҖЧҖ. 2  урында  -    Илнур Төхвәтуллин -  Азнакай  районыннан  «Азнакай»  АФ.  3 урында  -   Равил Вәлиуллин – Әлмәт районыннан   «Токарликов ис.» АҖ.

Эре  мөгезле  терлекләрне  Харьков технологиясе  буенча  ясалма  орлыкландыру  буенча  иң  яхшы   оператор  булып  Наҗия Касыймов  танылды  - Ютазы  районыннан    «Вафауллин Ансель Альберт улы» КФХ.   2  урында  -  Татьяна Зуйкова Бөгелмә  районыннан    «Нуждина Г.Ф.» КФХ  ИП. 3 урында   - Гөлнара Вәлиуллина -  Тукай  районыннан «Гигант» ҖЧҖ.

Эре  мөгезле  терлекләр  үрчетү  буенча  операторларның  41  нче    Республика конкурсының  абсолют чемпионы  булып   Рәмис Сираҗиев  танылды  - Мамадыш районыннан    «АПКның Азык-төлек программасы»  ҖЧҖ.  

Шәхси  ярдәмче хуҗалыкларда  ясалма  орлыкландыру  буенча  иң  яхшы  оператор  булып    Регина Хафизова танылды  - Сарман  районыннан   Юлтимер  ветучастогы. 2  урында   -  Ильдар Тимербаев -  Балтач районыннан   Алан   веетучастогы.   3 урында   -  Ризатдин Фазлыев  - Мөслим районыннан    «Мөслим»  ДБУ.

Зоотехниклар  арасындагы  2  нче  конкурста  җиңүчеләр: Нурсил Галиев Нурия Хәкимуллина һәм Минсерин Яһудина.

Шулай  ук  зоотехник-селекционерлар да  түбәндәге   номинацияләр  буенча  бүләкләнделәр:  иң  яхшы  җитештерү  күрсәткечләре  буенча:    (бер  сыерга  савым  - 7287 кг) - Гөлчәчәк  Абдрахманова  -  Балтач  районыннан «Бурбаш» ҖЧҖ, җиңүгә  омтылыш  (  37,5 балл җыйган) - Антонина Ямасова  -  Бөгелмә  районыннан «Наратлы» ҖЧҖ,   «Драминский» УЗИ аппаратын практикада  кулланган  өчен    - Илнур Төхвәтуллин - Азнакай  районыннан «Азнакай» АФ ҖЧҖ  (1 урын), Раушан Кәлимуллин - Балтач районыннан   «Татарстан» АФ ҖЧҖ  (2 урын),  3  нче  урын  - Рифат Әминов – Чистай  районыннан  «Җәкетау» ҖЧҖ; белгечлеге  буенча  иң  зур    стаж   (30 ел) – Рафаэль Нигъмәтҗәнов  -  Әтнә районыннан  «Ленин ис» АХҖК, яшь операторлар  һәм зоотехник-селекционерлар арасында  иң  яхшы  күрсәткечләр өчен   -  Дамир Хәлиуллин -  Зәй  районыннан «Нива» ҖҖЧ,   эре  мөгезле  терлекләрне  ясалма орлыкландыру  буенча  операторга  сыерлар  йөкләнеше  буенча    (баш)  - Юрий Краснов  -  Югары  Ослан  районыннан «Красный Восток АгроЖКМакулова» АҖ, эре  мөгезле  терлекләр үрчетү  буенча  югары  күрсәткечләр  өчен     (100  сыерга  бозаулар  чыгышы)  -  Светлана Фәсхетдинова.

Конкурста җиңүчеләр   дипломнар,   медальләр һәм  кыйммәтле  призлар  белән  бүләкләнделәр.  

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International