Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы комиссиясе республиканың икмәк кабул итү предприятиеләренең һәм элеваторларының яңа уңышны кабул итүгә әзерлеген карап чыкты

2019 елның 22 июле, дүшәмбе

Урып-җыю  кампаниясе  башланыр  алдыннан  республиканың  барлык  икмәк  кабул итү  предприятиеләре  һәм  элеваторлары  яңа  уңышны  кабул  итү  әзерлегенә  тикшерү  узалар.   Аны  Кайбыч  районының  Колангы  икмәк  кабул итү  предприятиесе  дә  узды.   Бу  елда  яхшы  уңыш   көтелә,  шуңа күрә  көчәйтелгән    режимда  эшләргә  туры  киләчәк, дип  сөйләделәр  җаваплы  белгечләр.  

Татарстан  Республикасы Авыл хуҗалыгы  һәм азык-төлек  министрлыгының  азык-төлек  базары бүлеге  башлыгы  Дмитрий Яшин  рәислегендәге   комиссия барлык ашлык   складларын,  элеваторларны, ашлык  киптерү  агрегатларын  карап  чыкты. 

«Коллектив  зур  түгел,  әмма  бик  тату.  Хәзер   38 кеше  эшли.   Бик  кыска  гына  вакыт  эчендә     складларны, элеваторны,   дезинфекцияне  тәртипкә  китерде. Ашлык  сиптерү, төяү  агрегатларын    ремонтладылар,  чөнки  урак   башлангач  ремонтка  вакыт  калмаячак.  Безнең  предприятие   60 мең  тоннага  кадәр  ашлык  кабул итә  ала.  Урып-җыю чорында    эшкә  тагын   24 кеше  алабыз. Бу  мәсьәлә белән  хәзер үк  шөгыльләнәбез  инде, – дип  сөйләде предприятие  директоры    Рәис Газизов.

Лаборатория  мөдире   Наҗия Сибгәтуллина   лаборатория  эше  һәм    документация  белән  таныштырды.    Комиссия бернинди кимчелекләр  дә  тапмады.  

«Без һәр елны    үз  эшенә  җаваплы  карый  торган  тату  коллективны  күрәбез.  Бу  сезонда  да  сез  ашлык  урнаштыру буенча   эш   күләмнәрен   тиешенчә башкарырсыз  дип  ышанам», – диде  Дмитрий Яшин, коллектив  эшчәнлегенә  югары  бәя  биреп.  

Кабул  итүгә  чакырылган   икмәк  кабул  итү  предприятиесе  җитәкчесе    Илгиз Муглиев,  биредә үзләренә  йөкләнгән  бурычдарны  вакытында  һәм  төгәл  үти  торган  үз  эшенең  осталары  эшли,  дип  билгеләп  үтте. Куелган  максатларга  бары  тик   бергәләп  көч  куйганда  гына  ирешергә  мөмкин,  диде  ул.  

“Казанская мельница” җәмгыяте  вәкиле, комиссия  составында  ел  саен  предприятиеләрне  кабул итүдә  катнашучы     Ольга Игошина да  күргәннәрдән  ганәгать калды.

«Казаннан чыкканда  ук   без  биредә  яңа  уңышны  кабул  итүгә  яхшы  әзерлек  булуына  ышанган  идек.   Безгә дә, коллективка  да  биредәге  тәртип  рәхәтлек  бирә,  бүген  үк  монда  ашлык  кабул  итеп була», – ди   Ольга Владимировна.

Бәяләү комиссиясе   составында  шулай  ук   Татарстан  төбәкара  ветеринария  лабораториясе  вәкиле    Айтуган Мөбәрәков, Ашлык  сыйфатын  бәяләү  үзәге  белгече    Юлия Заулина,  районның Авыл хуҗалыгы  һәм азык-төлек  идарәсе   башлыгы     Радик Камалетдинов, Колангы  икмәк  кабул  предприятиесе (ХПП) баш  инженеры   Илфак Миннәхметов һәм   элеватор  башлыгы   Алмаз Ганиев бар  иде.

Татарстан  Республикасы Авыл хуҗалыгы  һәм азык-төлек  министрлыгы   комиссияләре  тарафыннан  барысы  республиканың   30 икмәк  кабул  предприятиесе   һәм  элеваторы каралды,  алар  барысы  да  2019 ел  уңыш  ашлыгын   кабул  итүгә  һәм  саклауга   әзер булуларын расладылар.  

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International