Бүген Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов республиканың Алексеевски, Әлки, Нурлат һәм Спас районнары кырларында уңыш җыю кампаниясе барышы белән танышты. Аны ТР Премьер-министр урынбасары – ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов озатып йөрде.
Республика башлыгының эшлекле сәфәре Алексеевски районының КП «Родина», АФ «Ясная Поляна» ААҖ «Вамин-Татарстан», ААҖ «Красный Восток Агро» кырларын караудан башланды. Районда урак өсте югары темплар белән бара. Бүгенге көндә барлыгы 18,4 мең гектардан 29,8 мең тонна икмәк җыеп алынган. 1 гектардан 16,2 ц уңыш чыга.
Хуҗалыклардагы урып-җыю эшләре бәлән танышкач, Ромодан авылы янында (ВЗП «Южный» ААҖ «Красный Восток Агро») хуҗалык җитәкчеләре, авыл җирлеге башлыклары белән очрашу узды.
Эшлекле сәфәрнең чираттагы пункты Нурлат районы булды. Кырларда урак өсте тулы көченә бара. Урып-җыюда барлыгы 115 комбайн катнаша.
«Нурлатта урак өстенең яртысы тәмамланып килә. Уңышның күләме буенча нурлатлылар яхшы күрсәткечләргә ия», - диде министр Бурметьево авылы янында узган хуҗалык җитәкчеләре белән очрашуда.
«Югары темплар белән шулай дәвам итсәгез, һава торышы яхшы булса, сезнең уракны уңышлы тәмамларга өметегез бар», - диде Рөстәм Миңнеханов.
Марат Әхмәтов хәбәр итүенчә, бу атна республика аграрийлары өчен максималь хезмәт җитештерүчәнлеге атнасы булачак. Һәр район, һәр хуҗалык алдына тәүлегенә кимендә бөртеклеләр мәйданының 4 процентында урып-җыю эшләрен алып барырга дигән бурыч куелган.
Шулай ук очрашу барышында агросәнәгать комплексы өчен яшь кадрлар әзерләү проблемасы да күтәрелде. Бу юнәлеш буенча районда эш яхшы куелган, аграр уку йортларын тәмамлаган белгечләр үз туган якларына эшкә кайта. «Укырга ярдәм итәргә без һәрвакыт әзер, мөрәҗәгать итә аласыз», - диде ТР Президенты.
Аннан соң Рөстәм Миңнеханов Президент РТ ҖЧҖ «АФ «Южная» ЯАҖ УК «АгроИнвест» терлекчелек комплексы белән танышты. Биредә Америкадан кайтартылган голштин токымлы сыерлар үрчетелә. Комплекста сыерларны саву системасы автоматлаштырылган һәм терлекләрне бәйләмичә генә тоталар.
«Шәхси ярдәмчел хуҗалыклар һәм гаилә фераларын арттыру буенча киләчәктә дә эш дәвам итәчәк»,- дип белдерде республика башлыгы.
Республиканың Әлки районында Рөстәм Миңнехановка биредә җитештерелгән продукция күргәзмәсе тәкъдим ителде, моннан тыш, ул Сиктерме-Хузангаево авылында урнашкан “Хузангаевски” авыл хуҗалыгы кооперативы эше белән танышты. Кооператив үсемлекчелек продукциясен җитештерә һәм эшкәртә.
Август уртасында Әлки районында бөртекле культураларны җыеп алу кампаниясен тулысынча төгәлләргә ниятлиләр. Район башлыгы Фердинат Дәүләтшин Президент белән очрашуда кырларга су сибү, ашлык сату һәм юлларга асфальт җәю кебек мәсьәләләрне күтәрде. Рөстәм Миңнеханов бу мәсьәләләрне хәл итүдә ярдәм булачагын вәгъдә итте.
Республика башлыгы журналистларга биргән әңгәмәсендә Татарстанда уңышны җыеп алу барышына уңай бәя бирде. “Агымдагы ел авыл хуҗалыгы өчен бик уңышлы булмады, яңгыр аз яуды. Әмма шулай булуга карамастан, республиканы икмәк белән тәэмин итү өчен ашлык җитәрлек. Булган ашлыкны кыска вакытта җыеп алу һәм көзге кыр эшләренә керешү зарур”, - иде Рөстәм Миңнеханов.
“Көзге культураларны чәчү өчен ягулык белән тәэмин итү мәсьәләләре хәл ителде. Гаилә фермаларына кагылышлы кайбер тәкъдимнәр эш барышында исәпкә алыначак”, - дип белдерде Р.Миңнеханов.
Эшлекле сәфәрнең соңгы ноктасы Спас районы булды. Рөстәм Миңнеханов ЯАҖ «Болгар Арыш», КФХ «Синицын А.А.», ААҖ «Красный Восток Агро», ААҖ«Агрохим», КФХ «Юрков С.Н.», ААҖ «Красный Восток Агро», ЯАҖ «Болгар Арыш» кырларын каргач, хуҗалык җитәкчеләре белән аралашты.
Гомумән алганда, Спас игенчеләре гектарына 18,2 центнердан 23,2 мең тонна уңыш җыеп алган. Урып-җыю эшләренең бүгенге көндә 32 проценты төгәлләнгән.