Яңгырлар булу сәбәпле, Алексеевск муниципаль районында урып-җыю эшләре әзрәк тоткарланып алды. Әмма район элеваторында, киресенчә, кызу эш башланды. Биредә эшләүчеләр республиканың дүрт районнынан килә торган ашлыкны чистарталар, киптерәләр.
Әлбәттә, шулкадәр эшн башкару җиңел түгел. Соңгы көннәрдә тәүлеккә 3-3,5 мең тонна икмәк эшкәртәләр. Элеваторда бүр үк вакытта биш орлык киптерү линиясе эшли. Биред үк китерелгән ашлыкка тулы анализ ясыйлар. Лаборантлар аның дымлылыгын, чүплелеген, классын һәм башка сыйфатларын билгелиләр.
Элеватор җтиәкчесе Рәис Хәмитов, лаборатория иң яхшылардан санала, ди. Анда ясалган анализлар дәүләт лабораториясе анализларына төп-төгәл туры килә, ди. «Элеватордагы эш бары тик быелгы уңыш буенча гына башкарыла. Соңгы көннәрдә моннан узган ел ашлыгын чыгарып бетердек., аны Иранга җибәрдек. Шулай итеп, безнең анализлар халыкаар таләпләргә туры килерлек», - дип сөйләде ул.
Район элеваторы елдан-ел киңәя. Моннан 10 ел элек 32 мең тонна ашлык сыйдырган булса, хәзер 80 мең тонналане артык ашлыкны ышанычлы саклап була. Бу элеватор «Красный Восток-Агро» җәмгыятенең иң зур икмәк кабул итү пунктыннан санала. Бирегә көнбагышны киптерү серләренә өйрәнү өчен Саратовтан, Самарадан белгечләр килә, ди Рәис Хәмитов.
Элеваторда әле кызу эш башланды гына һәм ул декабрьгә кадр барачак. Аннары да эш бетми әле. Элеваторга кергән ашлыкны ел буе карарга кирәк. Һәр 40 көн саен башняга салынган ашлыкны күчерергә кирәк. Алай итмәсәң, ашлык бозылырга һәм үз сыйфатын югалтырга мөмкин.