Татарстан Республикасының 17 муниципаль районында гадәттән тыш вәзгыять режимы кертелде

2018 елның 7 августы, сишәмбе

Татарстан Республикасының 17 муниципаль районында 3  августтан махсус күрсәтмә  бирелгәнчегә  кадәр гадәттән тыш вәзгыять   режимы кертелде.

Татарстан Республикасы Президенты вазыйфаларын башкаручы  А.В.Песошинның «Татарстан Республикасының идарә органнары  һәм  гадәттән тыш  хәлләрне кисәтү  һәм булдырмау   буенча территориаль ярдәмче системасы көчләре  өчен   гадәттән тыш вәзгыять   режимын кертү   турында»  2018 елның 3 августындагы 255 номерлы күрсәтмәсе  нигезендә, хәвефле табигать күренешләре  (коры  җилләр, туфрактагы һәм һавадагы корылык) аркасында  азык-төлек иминлегенә куркыныч янауны булдырмау максатларында,   Азнакай, Актаныш, Әлки, Әлмәт, Апас, Баулы, Бөгелмә, Зәй, Зеленодольск, Кайбыч, Лениногорск, Мөслим, Яңа Чишмә, Нурлат, Сарман, Чирмешән һәм Ютазы  муниципаль районнарында гадәттән тыш вәзгыять   режимы кертелде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International