Марат Әхмәтов Кайбыч районы кырларында урып-җыю эшләренең барышы белән танышты

2018 елның 2 августы, пәнҗешәмбе

2 августта Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов Кайбыч районы  кырларында урып-җыю эшләренең барышы белән танышты. Аның белән бергә район башлыгы      Альберт Рәхмәтуллин   йөрде. 

Аның беренче тукталышы  "Дубрава" хуҗалыгының  320 гектар мәйданды шикәр чөгендере кырында   булды. Биредә бу  культурадан  мул уңыш көтәләр.   Татлы тамырны  контроль өчен үлчәп  караганнан соң, гектардан кимендә 300 центнер  уңыш алыныр   дигән  фикергә  килделәр.   Шикәр  чөгендерен   үстерүдә  технологияләрне дөрес куллану  аның   уңышын   арттыра, дип   билгеләп  үтте  министр.  Чөгендер  басуында  чүпүләннәр дә күренми. Министр бу басудан канәгать калды.

Эш сәффәре кысаларында министр  кошман авыдында Мурали,    Марат Садриев КФХсы, Арслан, Кыр  Буасы  басуларында көзге бодай кырларында булды. Барлык хуҗалыкларда да урып-җыю бар куәткә бара. Министр шулай ук   «Подберезье» агрофирмасында булды,  борчак кыры тезмәләрен карады. Биредә арыш ура башлаганнар, аның уңдырышлылыгы – гектардан    42 центнер. Арпа кырында да мул уңыш көтелә. 

Шуннан соң Марат Әхмәтов район җитәкчеләре һәм белгечләре белән очрашты.  Министр һава торышының уңышны сыйфатлы  һәм югалтуларсыз  җыеп алу мөмкинлеген бирүен искәртеп узды.  «Сезгә дә уҗым культуралары кырларын арттырырга тәкъдим итәм, – диде министр. Һәр уҗым басуы җентекләп анализланырга тиеш. Көзге культуралар өчен яхшы  туфрак әзерләнергә тиеш», - дип ассызыклады ул.

Район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин, районда көзге культуралар 7 мең гектарга якын, быел аны 11 мең гектарга җиткерү планлаштырыла,  диде. Ул шулай ук, уңышны югары темпларда җыеп,  вакытында тәмамларбыз, дип ышындырды.     «Бүген игенчеләр алдына  да      уңышны сыйфатлы һәм мөмкин  кадәр  кыска  срокларда тәмамларга  дигән бурыч  куелды.  Моның  өчен  без  бөтен  мөмкинлекләрдән файдаланабыз, хезмәтне оештыруга зур  игътибар   бирәбез, - дип сөйләде  Альберт Рәхмәтуллин.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International