Әтнә районы терлекчеләре һәр сыердан 17,7 кг сөт сава

2012 елның 2 марты, җомга

2012 елның 2 мартына бирелгән оператив мәгълүматлар буенча Татарстанда узган тәүлектә 2931,5 тонна сөт җитештерелгән, бу узган ел күрсәткече белән чагыштырганда 32,3 тоннага артык.

Республика буенча иң күп сөтне Арча районы терлекчеләре җитештерә. Мәсәлән, узган тәүлектә алар 149,4 тонна сөт савып алган. Шулай ук Балтач (139,4 тонна), Кукмара районы (136,6 тонна) хуҗалыкларында сөтнең гомуми күләме югары.

Республика буенча бер сыердан тәүлегенә уртача 12,4 кг сөт алынган. Биредә беренче урында баручы Әтнә районында савым бер сыерга 17,7 кг туры килә. Шулай ук Саба (17,4 кг), Актаныш (16,2 кг), Кукмара һәм Балтач (15,6 кг) районнарын да билгеләп узарга кирәк.

Бертөрле ук табигый шартларда эшләгән Яшел Үзән, Менделеевск, Тәтеш, Азнакай, Лениногорск хуҗалыклары түбән нәтиҗәләр күрсәтә.

2012 нче елның 1 нче мартына алынган мәгълүматлар буенча, инвесторлар эшкәртү пунктына 1455,6 тонна сөт җибәргән. Бер сыерга уртача 10,3 кг сөт туры килә. ААҖ «Вамин-Татарстан»да гомуми савым 428,6 тоннаны тәшкил итә. Бу күрсәткеч узган ел белән чагыштырганда 111,2 тоннага артык. Шулай ук савым ЯАҖ «Агросила групп» оешмасында 34,6 тоннага арткан.

Һәр сыердан савып алынган сөтнең уртача күләме буенча ҖЧҖ «Сервис-Агро» (18,9 кг) алда бара.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International