Казанда агрономнарның IV Республикакүләм олимпиадасы үтте

2012 елның 2 марты, җомга

2012 нче елның 1 нче мартында «Ривьера» күңел ачу комплексында агрономнарның IV Республикакүләм олимпиадасы үтте. Бәйгене үсемлекләрне саклау өчен химик чаралар җитештерүче Россиянең иң эре предприятиесе - ЯАҖ Фирма «Август» оештырды. Конкурс өчен биремнәрне Казан дәүләт аграр университетының үсемлекләрне саклау кафедрасы специалистлары әзерләде. Катнашучыларга бәяне ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының игенчелек бүлеге начальнигы Илдус Вәлиев җитәкчелегендәге комиссия бирде.

Авыл хуҗалыгы олимпиадасында республиканың 24 районыннан барлыгы 48 белгеч катнашты. Конкурс биремнәре төп авыл хуҗалыгы культураларын үстерү буенча теоретик һәм практик сорауларны үз эченә алган. Бәйге барышында катнашучылар үз белемнәрен тикшерде, шулай ук орлыклы культуралар үстерүдә яңа алымнар куллану турында да мәгълүмат туплады.

Олимпиада нәтиҗәләре буенча өченче урынга Балтач районы «Активист» хуҗалыгы баш агрономы Иван Константинов һәм «Лениногорская» агрофирмасы баш агрономы Вячеслав Огнев лаек булды. Мактаулы икенче урынны ЯАҖ «Востокзернопродукт» агрономы Сергей Леонтьев һәм ҖЧҖ «Алтын Саба-М» агрномы Марс Асатов бүлеште. Беренче урынны ЯАҖ «Востокзернопродукт» Көньяк-Алексеевск филиалының үсемлекчелек буенча директор урынбасары Александр Родионов яулады.

Бәйгедә җиңүчеләргә кыйммәтле бүләкләр тапшырылды. Октябрь аенда алар олимпиаданың финалында катнашу өчен Мәскәүгә барачак. Бәйгенең йомгаклау өлешенә Россия төбәкләреннән һәм чит илдән агрономнар җыелачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International