Татарстан Республикасы Кайбыч муниципаль районының Кече Мәми авылында урнашкан «Дубрава» агрофирмасы” ҖЧҖенең сөт-товар фермасы терлекчеләре терлекләрне җәйләүгә күчерделәр. «Витаминлы азык һәм саф һава савымны арттыра, – дип сөйли ферма мөдире Галина Шихова. – Коллектив безнең зур түгел, әмма бик тату һәм эш сөючән кешеләр эшли».
Фермада 150 баш эре мөгезле терлек бар, шул исәптән 99 - савым сыеры. Монда машина белән сыер саву осталары Тамара Армянинова, Людмила Рыбакова һәм Алена Чернова, терлекчеләр Юрий Малахаев һәм Сергей Туралев эшлиләр. «Безнең хезмәткәрләр эшнең нәтиҗәсе булсын дип эшлиләр, чөнки аларның керемнәре эш нәтиҗәсенә бәйле. Башмак таналар, бозаулар караган өчен тагын өстәмә түләнә», – диде Галина Шихова.