Казанда коммерциягә карамаган бакчачылык ширкәтләренең (СНТ) инженерлык инфраструктурасын үстерү буенча республика программасын гамәлгә ашыруга йомгаклар ясадылар

2018 елның 29 мае, сишәмбе

28 майда   в ТРО ВПП «Бердәм Россия» Бөтенроссия сәяси партиясенең Татарстан  төбәк  берләшмәсендә Иҗтимагый  совет утырыш  узды, анда   коммерциягә карамаган бакчачылык ширкәтләренең (СНТ) инженерлык  инфраструктурасын  үстерү  буенча  республика   программасын  гамәлгә ашыруга  йомгаклар  ясадылар. Утырышны Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты  Валерий Власов үткәрде.   Фикер алышуда     Татарстан Республикасы Дәүләт Советының Экология, табигатьтән файдалану, агросәнәгать һәм азык-төлек сәясәте комитеты рәисе Таһир Һадиев, Иҗтимгый совет рәисе  Дмитрий Воробьев, республика министрлыклары һәм ведомстволары  вәкилләре катнашты.

Утырышта  нотык  белән Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының  җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре бүлеге башлыгы    Александр Дружин чыгыш ясады.   2017 елда  республика бюджетыннан  программаны  гамәлгә ашыруга    550 млн. сум  акча бүленгән.  Бу  акчаларга    32 скважина  борауланган,   50 су җыю   башнясы һәр  резервуар куелган,    141 каты  калдыклар  мәйданчыгы  урнаштырыган,   270тән артык  контейнер һәм   130лап   бункер  сатып алынган, 60,1 км һава һәм  кабельной линиясе реконструкцияләнгән, 16 трансформатор куелган, шулай  ук    38 км  керү юллары  ремонтланган.

«Гомумән алганда,  236 бакчачылык ширкәтендә эшләр башкарылган», – дип, нәтиҗә ясады   Александр Дружин.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International