Краснодар краенда «Алтын Нива – 2018» Халыкара агросәнәгать күргәзмәсе узды

2018 елның 26 мае, шимбә

2018 елның  22 маеннан 25 маена  кадәр Краснодар  краеның  Усть-Лабинск шәһәрендә   «Алтын Нива – 2018» Халыкара агросәнәгать  күргәзмәсе  узды.

Күргәзмә берничә  тематик бүлекне үз эченә алган иде:  авыл хуҗалыгы    техникасы,  махсус техника, запас частьләр һәм үсемлекчелек   (авыл хуҗалыгы   культураларының  элиталы  орлыклары һәм гибридлары, үсемлекләрне яклау чаралары, ашламалар). Үзебезнең һәм дөньякүләм авыл хуҗалыгы  машина төзелеше казанышларын Россия Федерациясенең 43 төбәгеннән һәм 19 якын  һәм ерак  чит илләрдән 380 компания күрсәтте.  Күргәзмәгә   21 меңнән артык  кеше  килде.

Күргәзмә  турындагы  материалларны  биредә карарга  мөмкин:   https://www.niva-expo.ru.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International