Россия Авыл хуҗалыгы министрлыгы: төбәк компетенция үзәкләре авыл хуҗалыгы кооперациясе үсешенә өстәмә импульс бирәләр

2018 елның 22 мае, сишәмбе

Кичә, 21 майда, Россия Федерациясе Авыл хуҗалыгы министрлыгында   авыл хуҗалыгы  кооперациясе өлкәсендә   төбәк  компетенция  үзәкләре  алдында  тора  торган  бурычлар  һәм үзәкләрнең эшчәнлеге  мәсьәләләре буенча    селектор киңәшмәсе  узды.  Киңәшмәдә Россия Федерациясе Авыл хуҗалыгы министрлыгының  Авыл   территорияләрен үстерү департаменты  директоры   Владимир Свеженец,  «Корпорация «МСП» АҖ идарәсе  рәисе – генераль директоры  Александр Браверман, АПКның төбәк идарә органнары вәкилләре, «Росагролизинг» АҖ,  «Россельхозбанк» АҖ, кооператив  берлекләр һәм  ассоциацияләр вәкилләре, шул исәптән Татарстан Республикасыннан   – Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрының  беренче   урынбасары    Николай Титов, Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы, Татарстан Республикасы Икътисад  министрлыгы    белгечләре, «РИВЦ» АҖ  генераль директоры Дмитрий Холопов, «ТР Төбәк лизинг  компаниясе» АҖ генераль директоры Марат Шакиров катнашты.

Владимир Свеженец, Россия Федерациясе Авыл хуҗалыгы министрлыгы      авыл хуҗалыгы   кооперациясен үстерү буенча планлы  эш алып бара, ярдәм  чараларының  яңа  механизмнарын эшләүче яшьләрнең һәм бу  максатлар  өчен  акчаларны  арттыру юлларын  эзли, дип билгеләп үтте.

«Бүген  без  төбәкләргә Россия Федерациясе Авыл хуҗалыгы министрлыгының, «Корпорация «МСП» АҖенең,   «Росагролизинг» АҖ,  «Россельхозбанк» АҖенең,  “Росагролизинг”АҖенең утрак  продуктын  тәкъдим  итәбез,  ул   авыл  кооперациясен нәтиҗәлерәк үстерүгә ярдәм итәчәк.  Төбәкләрнең бурычы  – моны  җентекләп өйрәнергә  һәм аның  турындагы  мәгълүматны һәр фермерга  җиткерергә», – дип өстәде ул.

Александр Браверман  авыл хуҗалыгы  кооперативлары  һәм аларның   әгъза-фермерлары өчен  ярдәм чаралары  турында  сөйләде.     «Корпорация МСП» АҖ 2016 елдан  башлап  Россия Федерациясе Авыл хуҗалыгы министрлыгы  белән берлектә  Россия  төбәкләрендә «Кече бизнес һәм шәхси  эшкуарлык   инициативасына ярдәм» өстенлекле  проектын  авыл хуҗалыгы   кооперациясен үстерү өлешендә гамәлгә ашыра. Бу  юнәлештә «Корпорация «МСП» АҖ тарафыннан   авыл хуҗалыгы  кооперациясе өлкәсендә компетенцияләр   үзәге   турында  нигезләмә  билгеләү буенча  методик  күрсәтмәләр эшләнде. 

«Төбәк  дәрәҗәдә авыл хуҗалыгы  кооперациясе өлкәсендә компетенцияләр   үзәкләренең  төп бурычлары  – кооперативларга  һәм крестьян-фермер хуҗалыкларына   мәгълүмати-консультация ярдәме күрсәтү, бизнес-планнар һәм техник-икътисадый  нигезләүләр, федераль һәм төбәк  бюджетларыннан  субсидияләр алуга  заявкалар әзерләүдә,семинарлар һәм  сессияләр оештыруда   булышу;   “Корпорация “МСП”АҖ тарафыннан эшләнгән   “Бизнес-навигатор” порталы сервисларыннан файдалану  буенча консультацияләр бирү һ.б.лар», – дип сөйләде  Александр Браверман.

Төбәкләр вәкилләре  үзәкләрнең әзерлеге,  бу  юнәлештәге   проблемалар  һәм  аларның  өстенлекләре  турында  сөйләделәр.

Шуны  әйтергә кирәк,  авыл хуҗалыгы кооперациясен үстерү программасы    беренчеләрдән диярлек  Татарстанда  расланган  иде,   компетенцияләр  үзге  билгеләнде, ул   –  «Республика мәгълүмати-исәпләү үзәге»  АҖ.

 «Авыл хуҗалыгы   кулланучылар  кооперациясен үстерү» программасы  буенча   2015-2017 елларда  үзләренең  матди-техник базаларын  ныгыту  өчен  20  кулланучылар  кооперативы    260,6 млн. сум  күләмендә  грант алды.

Продукцияне урнаштыру һәм  сату   буенча  «Электрон ярминкә»   интернет-порталы   (300дән артык  авыл хуҗалыгы  оешмасы  теркәлгән)  һәм   «Корпорация МСП»АҖенең  «Бизнес-навигатор» порталы эшли.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International