Татарстан Республикасы Кукмара муниципаль районының «Туйма» ҖЧҖендә чәчү кампаниясе дәвам итә

2018 елның 22 мае, сишәмбе

Татарстан Республикасы Кукмара муниципаль районының «Туйма» ҖЧҖендә чәчү кампаниясе дәвам итә. «Кыр эшләренә 5 майда керештек, чәчүгә – 10 майда. Барлык чәчүлек мәйданы 2340 гектар тәшкил итә, – дип сөйләде хуҗалыкның баш агрономы Мөнир Галимҗанов. – 1350 гектарда күпьеллык үләннәр һәм кузаклы культуралар үстерәбез, 220 гектардңа – арпа, 150 га – сабан бодае. 200 гектарны - рапс һәм 190 гектарны борчак алып тора. Күпьеллык үләннәрне ике-өч ел саен яңартабыз».

Быел «Туйма» ҖЧҖендә «Үсемлекчелеккә идарә» яңа программачыл тәэмин итүне сынап карарга булганнар. «Бу “кәгазь” эшен киметергә ярдәм итте, барлык исәп-хисаплар шул программада эшләнә. Күрсәткечләрне керткәннән соң, системада планлаштырылган һәм башкарпылган эшкә анализ ясала, механизаторларга хезмәт хакы санала», – дип өстәде Мөнир Галимҗанов.

Хуҗалык кырларында механизаторлар Азат Хаҗиәхмәтов, Гыйльмулла Шаһинуров, Хәлил Мөхәммәтдинов, Радик Зыятдинов, Раяз Хәкимуллин һәм башкалар эшли. «Эш көне иртәнге биштә башлана һәм кичке сигез-тугызда тәмамлана, – дип сөйли Азат Хаҗиәхмәтов. – Орлык материалын две машина ташып тора, шуңа күрә бернинди тоткарлыклар юк, эш бик җайлы бара».

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International