Татарстан «Яшь фермер» федераль программасында катнашачак

2012 елның 12 гыйнвары, пәнҗешәмбе

2012 нче елдан республикада «2012-2014 нче елларда яшь фермерларга ярдәм» программасы старт алачак. Әлеге программа авыл хуҗалыгында эшмәкәрлекне үстерү, шулай ук яшь белгечләргә авылда үз эшен башлау өчен мөмкинлекләр ачуга юнәлгән. Яшь фермерларга ярдәм программасының чараларына акча федераль казнадан бүленәчәк.

Бәйге нәтиҗәләре буенча яшь фермерларга КФХ оештыру өчен грантлар биреләчәк. Әлеге программада катнашу өчен КФХ базасын оештыру, киңәйтү һәм сатыласы авыл хуҗалыгы продукциясе күләмен арттыру буенча бизнес-план булу шарт.

Конкурста 19 яшьтән 58 яшькә кадәр булган РФ гражданнары катнаша ала.

Тулырак мәгълүмат белән биредә таныша аласыз.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International