Республикада «2012-2014 еллар өчен Татарстан Республикасында терлекчелек буенча гаилә фермаларын үстерү» программасы эшләнелә. Әлеге программа өчен акча федераль казна хисабыннан бүленәчәк.
Терлекчелек буенча гаилә фермаларын оештыру өчен субсидия ферма төзергә, технологик җиһаз, терлек алырга грант рәвешендә биреләчәк. Ул гаилә фермасының төренә карап – 800 меңнән алып 2700 мең сумны тәшкил итә.
Әлеге программада катнашу өчен бизнес-план һәм 8 ел эчендә үзен каплый алырлык техник-икътисади нигезләмә булу шарт. Шулай ук катнашучыларга 3тән ким булмаган өстәмә эш урыны булдырырга кирәк.
Программа сөт фермасы, ат фермасы, дуңгыз фермасы, сарык фермасы, кәҗә фермасы, кошчылык, мөгезле эре терлек фермасы өчен каралган. Катнашучыларның яше – 19яшьтән алып 55 яшькә кадәр.