Татарстан Республикасы Баулы муниципаль районының Салих авылында блок-модуль кибетен ачу тантанасы узды. Чарада район башлыгы Рамил Гатиятуллин, «Кооператор» ҖЧҖ директоры Чачарилав Аллаев һәм башкалар катнашты.
Объект «Авыл кибете” республика программасы кысаларында төзелгән. Искәртеп узабыз, шундый стационар сәүдә пунктлары 100 йорттан артыграк булган торак пунктларда ачылды. Салих авылына килгәндә, анда бүген 141 кеше яши.
«Бүген истәлекле көн дип әйтергә була, – диде район башлыгы Рамил Гатиятуллин. – Үз күзләрем белән күрдем, кибеттә көнкүреш өчен кирәкле бөтен әйбер бар».
«Кооператор» ҖЧҖ директоры Чачарилав Аллаев республика һәм район җитәкчеләренә авыл кешеләре исеменнән рәхмәт белдерде. «Азык-төлеккә дә, башка товарларга да бәяләр сатып алырлык булачак», – диде ул.