Шимбә көнне Чаллының өч мәйданчыгында авыл хуҗалыгы продукциясен сату ярминкәләре узды. Шуларның берсендә – Шамил Усманов урамында урнашканында шәһәр мэры Наил Мәһдиев, Татарстан Республикасы Кулланучылар кооперациясе оешмалары берлеге идарәсе рәисе Мәхмүт Фәттахов һәм Актаныш муниципаль районы башлыгы Фаил Камаев булдылар. Алар сәүдә рәтләрен карап чыктылар, китерелгән продукция ассортименты белән таныштылар, сатып алучылар һәм сатучылар белән аралаштылар.
Бу мәйданчыкка продукция Актаныш муниципаль районыннан китерелгән иде. Барысы 200дән артык сәүдә урыны оештырлыган. Ярминкәдә яшелчәләр, ит, сөт, йомырка, май, макарон һәм кондитер әйберләре, ярмалар, бал, өй шартларында әзерләнгән әйберләр һәм башка товарлар сатылды.
«Ярминкәгә 6 млн. сумлык продукция китердек, районнан 15 кулланучылар җәмгыяте катнашты, –дип сөйләде Татарстан Республикасы Кулланучылар кооперациясе оешмалары берлеге идарәсе рәисе Мәхмүт Фәттахов. – Кулланучылар җәмгыятьләре ярминкәгә атна саен киләләр, әмма бүген аеруча күп составта килделәр. Килер алдыннан халыкка күбрәк нәрсә кирәклеген белештеләр һәм күбрәк ит, яшелчәләр, кондитер әйберләре, пешкән камыр ризыклары, дару үләннәре алып килделәр. Сатып алучылар күп».
«Алып килгән барлык продукция югары сыйфатлы, – диде “Чаллы шәһәренең дәүләт ветеринария берләшмәсе” ДБУ башлыгы Илдар Ногуманов. – Шундый чаралар булганда, ярминкәдә катнашучы районнарның баш ветеринария табиблары да килә. Алар продукцияне ярминкәләргә җибәргәнче тикшерәләр һәм үзләре үк сәүдә барышын тикшереп торалар».
Шул ук көнне авыл хуҗалыгы ярминкәләре Казанда, Зеленодольск районының Октябрьский поселогында, республиканың башка эре шәһәрләрендә һәм район үзәкләрендә узды.