Татарстан вәкилләре Дәүләт Думасының Аграр мәсьәләләр комитетында парламент тыңлауларында чыгышлар ясадылар

2017 елның 25 октябре, чәршәмбе

23 октябрьдә Россия Федерациясе Дәүләт Думасында «Авыл хуҗалыгы өчен кулланыла торган җирләрнең уңдырышлылыгын арттыруны законнар нигезендә тәэмин итү» темасын багышланган парламент тыңлаулары узды. Утырышны Дәүләт Думасының Аграр мәсьәләләр комитеты рәисе Владимир Кашин алып барды. Чарада Россия Федерациясе авыл хуҗалыгы министры урынбасары - статс-секретаре Иван Лебедев, Россия Авыл хуҗалыгы минстрлыгы департаментлары җитәкчеләре Валерий Жуков һәм Михаил Пилавов, Россия Федерациясе дәүләт Думасы депутатлары, төбәк башкарма хакимият органнары җитәкчеләре, эксперт һәм фән бергәлеге вәкилләре, шул исәптән Татарстан Республикасыннан – Татарстан Республикасы Дәүләт Советының Экология, табигатьтән файдалану, агросәнәгать һәм азык-төлек сәясәте комитеты рәисе Таһир Һадиев һәм «Татмелиоводхоз» идарәсе” ФДБУ директоры Марс Хисмәтуллин катнашты.

Россия Федерациясе авыл хуҗалыгы министры урынбасары - статс-секретаре Иван Лебедев, катнашучыларны сәламләп, авыл хуҗалыгы җирләренең уңдырышлылыгын күтәрү мәсьәләсенең мөһимлеген ассызыклап үтте, чөнки илнең азык-төлек иминлеге шуңа бәйле.

Дәүләт Думасының Аграр мәсьәләләр комитеты рәисе Владимир Кашин, планетаның җир фонды 134 млн. кв. км икәнлеге турында әйттеп узды. Шул ук вакытта бу территориянең 33% диярлеге генә азык-төлек иминлеген тәэмин итүдә катнаша. Илдә 1991 елдан башлап, минераль ашламалар кертү кими бара һәм ул 2015 елга 5 тапкырга кимеде, диде ул. Россия елга 18 млн. т. минераль ашлама җитештерә, ә шуның 10 %ы гына авыл хуҗалыгында кулланыла, ә калганы экспортка җибәрелә.

Җирләрнең торышын яхшырту вариантларының берсе – мелиоратив чаралар комплексын уздыру. Мелиорацияне үстерү буенча Татарстанда уңай тәҗрибә туплануы турында да әйттеләр.

«Татмелиоводхоз» идарәсе” ФДБУ директоры Марс Хисмәтуллин тармак программалын гамәлгә әшыру турындагы нотык белән чыгыш ясады. Аның нотыгыннан күренгәнчә, Татарстанда 2011 елдан башлап 30 мең гектардан артык сугарулы җирләр торгызылды, 400дән артык плотина һәм гидротехник корылма ремонтланды. Республикада һәр елны агроурманомелиоратив чаралар уздырыла, 3 мең гектардан артык кырларны саклый торган урман үсентеләре утыртылды. Башкарылган шундый эшләр нәтиҗәсендә Татарстан бәрәңгегә һәм сугарулы яшелчәләргә булган ихтыяҗны тулысынча канәгатьләндерде.

Мелиорация үсешендә заманча, югары технологияле «Казанка» су сиптерү машинасын эшләп чыгару зур этәргеч булды, диде нотыкчы. Ул «Казан су сиптерү техникасы” ҖЧҖ заводында җитештерелә. Машинаның 70%ы үзебеәдә эшләнә, алга таба бу күрсәткечне 75-80%ка җиткерү планлаштырыла.

Татарстан Республикасы Дәүләт Советының Экология, табигатьтән файдалану, агросәнәгать һәм азык-төлек сәясәте комитеты рәисе Таһир Һадиев соңгы еллардлы коры һава шартлары җирләрне сугаруны алга таба да торгызуның, реконструкцияләүнең мөһим булуын билгеләп үтте. Шуларны истә тотып, Дәүләт Советы «2013-2020 елларга авыл хуҗалыгы җирләрен мелиорацияләүне үстерү» ярдәмче программасының сугару һәм киптерү системаларын төзү һәм реконструкцияләүне өстәмә финаслау инициативасы белән чыкты, диде ул. Татарстан Республикасы Дәүләт Советы тарафыннан 2025 елга кадәр сугарулы җирләрне 100 мең гектарга җиткерүне күздә тотучы максатчан программа эшләү бурычы куелды.

«Сугарулы җирләр азык-төлек иминлеген тәэмин гарнты була», – дип ассызыклады Таһир Һадиев.

Йомгак ясап, Дәүләт Думасының Аграр мәсьәләләр комитеты рәисе Владимир Кашин, Татарстанның уңай тәҗрибәсен илнең башка төбәкләрендә дә гамәлгә ашырырга кирәк, диде.

Утырыш нәтиҗәләре буенча Россия Федерациясе Хөкүмәтенә һәм профильле федераль башкарма хакимият органнарына, шулай ук Дәүләт Думасына һәм Россия Федерациясе субъектлары дәүләт хакимияте органнарына тәкъдимнәр әзерләнде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International