Балтач муниципаль районында хезмәтне саклау буенча семинар узды

2024 елның 15 апреле, дүшәмбе

Ел саен 28 апрельдә билгеләп үтелә торган Бөтендөнья хезмәтне саклау көне алдыннан Балтач муниципаль районының «Сорнай» ҖЧҖ базасында АПК хезмәткәрләре һөнәр берлегенең Балтач муниципаль районы комитеты район агросәнәгать комплексының башлангыч һөнәр берлеге оешмалары рәисләре, хезмәтне саклау  буенча белгечләре  һәм вәкаләтле (ышанычлы) затлары  өчен  семинар оештырды.

Чараны ачып, һөнәр берлегенең Балтач район оешмасы рәисе Марина Ишмурзина, мондый семинарлар бу өлкәдә кирәкле белемнәрне тулыландыруга гына түгел, ә предприятиедә хезмәткәрләр арасында имин  хезмәт шартларын үтәү буенча эшне оештыруга, гомумән, җитештерү иминлеге культурасын арттыруга да ярдәм итә, дип билгеләп үтте.

Катнашучыларны Балтач муниципаль районы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе башлыгы Фирдәүс Нәбиуллин һәм Балтач муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Илшат Галиуллин сәламләде. 

Укыту программасына хезмәтне саклау законнарындагы үзгәрешләргә кагылышлы мәсьәләләр, җитештерүдә имгәнүләрне  һәм һөнәри авыруларны киметү буенча кисәтү чараларын финанслау, хезмәтне саклау өлкәсендә эшчеләрнең законлы хокуклары  һәм мәнфәгатьләре  үтәлешенә җәмәгатьчелек контроле мәсьәләләре кертелгән.  

Спикерлар буларак, Татарстан  Республикасы Һөнәр берлекләре  федерациясенең бүлек  башлыгы  Ирина Андина,  Россия  Федерациясе   агросәнәгать комплексы хезмәткәрләре һөнәр берлегенең Татарстан республика оешмасының социаль-икътисадый мәсьәләләр бүлеге башлыгы Булат Гарифуллин   чыгыш ясадылар. 

Семинар барышында катнашучылар барлык  кирәкле мәгълүматны алдылар, аерым алганда, җирле норматив актларны килештергәндә башлангыч  һөнәр берлеге  оешмасының сайланулы  органына аерым игътибар бирергә кирәклеге, һөнәри хәтәрлекләрне бәяләгәндә нәрсәгә игътибар итәргә кирәклеге, законнардагы үзгәрешләргә бәйле  нинди җирле норматив актларны актуальләштерергә кирәклеге, микроимгәнүләрне  исәпкә алуны ничек оештырырга кирәклеге һ.б.лар турында мәгълүмат бирелде.   Тикшерүләр барышында ачыклана  торган хезмәтне саклау  буенча төп  хокук бозулар тикшерелде. Тыңлаучылар үзләрен кызыксындырган барлык сорауларга җаваплар   алдылар, спикерларга һәм семинарны оештыручыларга рәхмәт белдерделәр.  
 
 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International