Ленар Гарипов: «Сатып алучыларның теләкләре исәпкә алыначак»

2023 елның 9 сентябре, шимбә

Татарстанда традицион авыл хуҗалыгы ярминкәләре эшли башлады. Барлыгы 16 ярминкә көне булачак. Төрле мәйданчыкларда төрле муниципаль районнар яңа продукция сатачак.
Агропаркта бүген Арча, Кукмара, Мамадыш районнары  булды, Батыршин урамындагы мәйданчыкта - Чүпрәле районы,  Ямашев урамындагы  мәйданчыкта  Кайбыч һәм Югары Ослан районнары  сәүдә иттеләр.
Мәйданчыкларның эше һәм тәкъдим ителгән ассортимент белән авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрының беренче урынбасары Ленар Гарипов танышты. Ул рәтләр буйлап йөрде, сатып алучылар һәм сатучылар белән аралашты.
 “Бүген безнең ярминкәләргә старт бирелде. Халыкка төрле авыл  хуҗалыгы  продукциясе тәкъдим ителә, кайбер позицияләргә бәяләр 50%ка кадәр арзанрак. Һәр ярминкәдән соң шәһәр халкының теләкләре исәпкә алына, сатылу күләменә һәм ихтыяҗга карап, без ассортиментка һәм продукция  күләменә төзәтмәләр кертәбез. Бүгенге көндә бернинди ыгы-зыгы күзәтелми, барлык мәйданчыкларга да продукция җитәрлек күләмдә китерелгән”, - дип уртаклашты үз фикерләре  белән Ленар Гарипов журналистлар белән аралашканда.
 Мондый ярминкәләрнең социаль әһәмияте югары һәм алар республика җитештерүчеләре җитештергән авыл хуҗалыгы продукциясен сатуның иң уңай  форматларының берсе булып тора. Шәһәр халкына  продуктларның киң ассортименты тәкъдим ителә, болар: кош ите, йомырка, сыер ите, дуңгыз ите, бәрәңге, яшелчә һәм җиләк-җимеш, сөт һәм сөт продуктлары, шикәр, көнбагыш мае, он, кондитер  әйберләре.
Ярминкәләр узган елгы  мәйданчыкларда оештырылган: Казан шәһәренең 14 мәйданчыгында, Чаллы шәһәрендә һәм Зеленодольск  районында 2шәр  мәйданчыкта, Түбән Кама шәһәрендә 3 мәйданчыкта һәм 14 муниципаль районда. Алар агымдагы елның 23 декабренә кадәр дәвам итәчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International