Министр вәкаләтләре

Министр Татарстан Республикасы Конституциясендә караган тәртиптә вазыйфага билгеләнә һәм вазыйфадан азат ителә (Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының 2005 елның 6 нчы июлендә 316 нчы номерлы карары белән расланган “Татарстан Республикасының Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы турында нигезләмә).

Шәхси идарә нигезендә Министрлык эшчәнлеге белән гомуми җитәкчелекне гамәлгә ашыра һәм Министрлыкка йөкләнгән вазыйфаларның үтәлешенә шәхси җаваплылык тота. Министрлыкның структур бүлекчәләре турындагы нигезләмәләрне раслый, Министрлык хезмәткәрләренең вазыйфаларын билгели, вазыйфаларыннан азат итә. Министр урынбасарының вазыйфаларын билгели. Россия Федерациясе субъектларында һәм чит илдә кандидатураларын раслау өчен, Татарстан Республикасы агросәнәгать комплексы вәкилләрен Татарстан Республикасы хөкүмәтенә тәкъдим итә. Үз компетенциясе кысасында боерыклар чыгара, аларның үтәлешен күзәтеп тора.

Билгеләнгән кысаларда Министрлык аппаратындагы хезмәткәрләр санын, хезмәткә түләү фондын һәм бюджет ассигнованиесен, штат расписаниесен, Министрлык аппаратын тотуга киткән чыгымнар системасын раслый.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International