ТАССРның 100 еллык тарихы барышында авыл хуҗалыгы аның үсешендә зур роль уйный. Авыл хуҗалыгы хезмәтчәннәре Бөек Ватан сугышы елларында тылда, фронтны һәм республика халкын тиешле продукция белән тәэмин итеп, Җиңүне якынайтып кына калмыйча, үзләренең авыр, фидакарь хезмәтләре белән Татарстанның икътисадый иминлегенә ныклы нигез дә салдылар.
Бу хакта Татарстан Республикасы вице-премьеры Васил Шәйхразиев 14 мартта Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетында үзенең Татарстан дәүләт телләре турындагы законнарның үтәлеше турындагы нотыгы кысаларында әйтте.