20 февральдә Мәскәүдә Крестьян (фермер) хуҗалыклары һәм авыл хуҗалыгы кооперативлары ассоциациясенең (АККОР) ХХХ юбилей съездының пленар утырышы узды. Съездда Татарстан делегациясе составына Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Ришат Хәбипов, Татарстан Республикасының Фермерлар һәм крестьян (фермер) хуҗалыклары ассоциациясе рәсие Камияр Байтемиров һәм 26 фермер керде.