ЯҢАЛЫКЛАР


27
гыйнвар, 2021 ел
чәршәмбе

Татарстан Авыл хуҗалыгы фәнни-тикшеренү институты - «Россия Фәннәр академиясенең Казан фәнни үзәге» федераль тикшеренү үзәгенең аерымланган структур бүлекчәсе галимнәре көзге культуралар селекциясе бүлеге мөдире Мира Пономарева җитәкчелегендә тышкы мохитнең тискәре факторлары һәм игү технологиясе элементлары йогынтысында яңа сортлы бөртекле культуралар ашлыгының(көзге һәм сабан бодае, көзге арыш) продуктивлыгын һәм сыйфатын булдыру үзенчәлекләрен өйрәнделәр. Тикшеренү Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының АПК өлкәсендә фәнни тикшеренүләр һәм эшләнмәләр конкурсында җиңүче булды.


25
гыйнвар, 2021 ел
дүшәмбе

Соңгы берничә дистә елда балык җитештерүнең гомуми күләме барлык илләрдә дә даими артып бара һәм БМОның азык-төлек һәм авыл хуҗалыгы оешмасы белешмәләренә караганда, балык иң сатыла торган һәм кирәкле товар булып тора. Россия Федерациясендә индустриаль аквакультура ысуллары белән балык җитештерү күләмнәрен арттыру буенча актив эш алып барыла. Татарстан Республикасы да югары сыйфатлы балык продукциясен арттырырга омтыла.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International