Бүген үзенең көндәлек хезмәте белән абруй һәм ихтирам яулаган гади кешеләр турындагы безнең “Хезмәт кешеләре” рубрикасының төп герое - Турунтаева Мария Сергеевна. Ул 1926 елның 10 октябрендә Кайбыч районының Багай авылында туган. 14 яшьтә, җирле мәктәпнең бишенче сыйныфын тәмамлап, колхозда эшли башлый. Сугышның беренче көннәрендә үк, авыл ирләре белән бергә, аның әтисе дә фронтка китә. Озак көттермичә, аның һәлак булуы турында хәбәр дә килеп төшә. Гаиләдә алты бала ятим кала. Мария үзе өчен дә, башкалар өчен дә, шулай ук җиңү көнен якынайту теләге белән дә тырышып эшләү максатын куя. 1942 елның языннан ул фермада эшли башлый, аннары аны урман кисәргә алалар. Фидакарь хезмәте өчен медаль белән бүләкләнә.