ЯҢАЛЫКЛАР


11
декабрь, 2020 ел
җомга

Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы республика халкын кулай бәяләрдән авыл хуҗалыгы продукциясе сатып алу  өчен шимбә көнне, 12 декабрьдә, Казанда, Чаллыда, Зеленодольск районының Октябрьский поселогында(«Яңа Тура» сәүдә-ярминкә комплексында) уза торган ярминкәләргә чакыра, алар иртәнге сәгать 6дан эшли башлый. Шәһәр халкы Татарстанның муниципаль районнарыннан китерелгән ит, казылык әйберләрен, үлчәүле сөт, сыр, май, йомырка, яшелчәләр, бал, шикәр, он, ярмалар һәм авыл хуҗалыгы товар җитештерүчеләре китергән башка фермер продукциясен сатып ала алалар.


7
декабрь, 2020 ел
дүшәмбе

Исегезгә төшерәбез, 12 сентябрьдә Татарстанда көзге ярминкәләр эшли башлады, алар Яңа елга кадәр шимбә көннәрендә атна саен үткәрелә. Республика халкы Яңа ел бәйрәмнәреннән соң да авыл хуҗалыгы продукциясен Казанның махсус чатыр мәйданчыкларында сатып ала алачак.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International