ЯҢАЛЫКЛАР


5
март, 2021 ел
җомга

Иминләштерү аграр өлкәдә хәвеф-хәтәрләр аркасында тотрыклы калуның нәтиҗәле алымнарыннан берсе булып тора, ул товар җитештерүчеләргә авыл хуҗалыгы продукциясен югалтуга бәйле чыгымнарны компенсацияләү, үз-үзеңне ихтимал булган банкротлыктан саклау, эшчәнлекнең финанс нәтиҗәләренең тотрыклылыгын тәэмин итү мөмкинлеген бирә.


3
ноябрь, 2020 ел
сишәмбе

“Бүген Татарстан сәнәгати терлекчелек күләме буенча Россия Федерациясе субъектларының беренче өчлегенә керә, һәм республикада терлекчелек тармагы хәвеф-хәтәрдән лаеклы якланырга тиеш. Республикада терлекчелектәге хәтәрлекләрне иминләштерүне актив үстерү өчен аерым чаралар системасы һәм конкрет гамәлләр планы таләп ителә. Илкүләм агроиминләштерүчеләр берлеге (НСА), төбәк иминләштерүчеләре белән һәм Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы белән берлектә, аны  эшләүгә һәм гамәлгә ашыруга  әзер, бу республика терлекчеләренә ышанычлы иминият яклавын тәэмин итәргә һәм төбәкне алдынгы урыннарга чыгарырга мөмкинлек бирәчәк”, - дип белдерде төбәк терлекчеләре өчен махсус тематик семинар нәтиҗәләре буенча Илкүләм агроиминләштерүчеләр берлеге президенты Корней Биждов.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International