Татарстанда авыл хуҗалыгы җитештерүчеләренә минераль ашламалар сатып алуга максатчан бюджет акчалары бирелә. Бу акчаларны бер гектар чәчүлек мәйданына кимендә 30 кг минераль ашлама туплау турында документлар тапшырган очракта гына алырга мөмкин булачак, дип искәртә Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы.
Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы авыл хуҗалыгы продукциясе җитештерүчеләргә шуны искәртә, бу акчаларны алу өчен уңыш өчен кимендә гектарга 30 кг ашлама тупланган булуын документ белән расларга тиеш булалар.
Язгы кыр эшләренә әзерләнү чорында авыл хуҗалыгы эшләре комплексын финанс белән тәэмин итү аеруча мөһим. Үз акчалары җитешми торган авыл хуҗалыгы оешмалары өчен сезонлы кыр эшләренә ташламалы 5%тан артмаган ставка буенча заем акчалары алу мөмкинлеге карала.