Татарстан Республикасының коммерциягә карамаган оешмалары һәм бизнес вәкилләре өчен «Социаль ярминкә» I Республика хәйрия фестиваленә теркәлү башланды. Фестиваль 2019 елның 7 декабрендә 10.00 сәгатьтән 15.00 сәгатькә кадәр “Казан” Халыкара ат-спорт комплексында узачак, адресы: Казан шәһәре, Патрис Лумумба ур., 47А/1 йорт.