Май башына Татарстанда авыл хуҗалыгы культураларын яфрактан тукландыру һәм кырларда яклау чараларын күрү өчен билгеләнгән 132 эретмә узелы төзелде һәм куллануга тапшырылды. Майда тагын 29 стационар эретмә узелын куллануга тапшыру планлаштырыла.
Бу хакта бүген органик җитештерүгә күчәргә җыенучы авыл хуҗалыгы җитештерүчеләре белән киңәшмәдә Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Илдус Габдрахманов сөйләде.
Районнарда кыр эшләре тәмамлангач, берсе артыннан берсе уңыш бәйрәмнәре уздыра башлады, аларда үзләренең көндәлек хезмәтләре белән республика халкын тәмле ипи, яшелчә, ит, сөт һәм кешегә һәркөнне кирәкле башка төр продукция белән тәэмин итүче уңган-булган хезмәткәрләрне бүләклиләр.