ЯҢАЛЫКЛАР


10
гыйнвар, 2020 ел
җомга

«Татарстан  Республикасы Авыл хуҗалыгы  һәм азык-төлек  министрлыгы авыл  территорияләрен  үстерү  буенча  креатив идеяләре  булган квалификацияле  яшь кадрларга  ярдәм  итәргә  теләк  белдерә, шуңа  күрә  Халыкара  авыл  яшьләре  конгрессын  Казанда  үткәрү идеясен  бик  теләп  хупладык.   Әлеге  мәйданчык  авыл яшьләре  хәрәкәтен  һәм  авыл  территорияләре киңлеген  үстерү   мәсьәләләре  буенча  чит  илләр  хезмәттәшләре  белән  тәҗрибә алмашырга  ярдәм  итәчәк», - дип,  хәбәр  итте  бүген «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында узган матугат  конференциясендә    Татарстан Республикасы  авыл  хуҗалыгы  һәм азык-төлек  министры  урынбасары   Марсель Мәхмүтов. Чарада  шулай  ук  “Татарстан  Республикасы Аграр  яшьләр  берләшмәсе” ТИО (РОО)   Диләрә Шувалова һәм  Татарстан  Республикасы яшьләр  эшләре  буенча  министр  урынбасары    Ринат Садыйков катнашты.


8
ноябрь, 2019 ел
җомга

Авылга  эшкә килүче  яшь белгечләр   өчен  150  меңнән 300 мең  сумга  кадәр    «подъемные» һәм  беренче  эш елы  дәвамында  төп  хезмәт хакына  хезмәт  өчен  минималь  түләү  күләмендә  өстәмә  түләү бирелә.  Бу  максатлар  өчен  Татарстан  Республикасы Авыл хуҗалыгы  һәм азык-төлек  министрлыгы  тарафыннан  агымдагы  елга   70 млн сум  каралган. Бу  хакта    «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында  матбугат конференциясендә  Татарстан Республикасы  авыл  хуҗалыгы  һәм азык-төлек  министры  урынбасары    Марсель Мәхмүтов сөйләде. Яшь фермерлар  шулай  ук  үз бизнес-проектларын  гамәлгә ашыруга  Татарстан  Республикасы Авыл хуҗалыгы  һәм азык-төлек  министрлыгы грантларын  алырга  мөмкин, мәсәлән,  бүген «Агростартап»   конкурсы буенча    сертификатлар  тапшырылды.  Яңа  эш  башлаучы  103  фермер быел  ук  үз  проектларын  гамәлгә ашыра  алалар.   


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International