Германиядә авыл хуҗалыгының үсеше ничек бара? «Һөнәре буенча иң яхшы – 2018» конкурсында җиңүчеләр бу сорауга тулы җавапны Баварияда рус телле «Юность» Берлегенең программасы аша таба алдылар. "Kuhstallcafe Illkofen" сыер абзары-кафеда, Бавария авылы Хермансдорфта (Herrmannsdorfer Landwerkstätten Glonn GmbH & Co. KG) булу һәм ит, сөт әйберләре җитештерү буенча фермер хуҗалыкларына, пекарьняга, эко-авыл хуҗалыгы продуктлары җитештерүче предприятиегә, дуңгыз фермаларына, тавыклар кетәклекләренә, бакчачылык хуҗалыкларына экскурсияләргә бару катнашучыларга көнбатыш хезмәттәшләренең агросәнәгать комплексы эшен тулысынча күзалларга ярдәм итте.
22 - 23 ноябрьдә “2014-2020 елларга Татарстан Республикасы авыл яшьләре” ярдәмче программасын гамәлгә ашыру кысаларында “Татарстан Республикасының аграр яшьләр берләшмәсе” төбәк иҗтимагый оешмасы, Татарстан Републикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы, Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре министрлыгы белән берлектә, Татарстан Республикасы АПКсының яшь хезмәткәрләре арасында “Һөнәре буенча иң яхшы” һөнәри осталык конкурсын үткәрә.
Дш | Сш | Чш | Пҗ | Җм | Шм | Як |
31 | 1 | 2 | 3 | 4 | 5 | 6 |
7 | 8 | 9 | 10 | 11 | 12 | 13 |
14 | 15 | 16 | 17 | 18 | 19 | 20 |
21 | 22 | 23 | 24 | 25 | 26 | 27 |
28 | 29 | 30 | 1 | 2 | 3 | 4 |