Бүген Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин Саба районында эш сәфәре белән булды. Очрашуда Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров, 11 муниципаль район башлыклары, шәхси ярдәмче хуҗалыклар, гаилә фермалары җитәкчеләре, берничә министрлык һәм ведомство җитәкчеләре, Дәүләт Советының профильле комитетлары депутатлары катнашты.
Республика икътисадының әһәмиятле өлеше – агросәнәгать комплексы. Авыл һәрчак милләтнең нигезе булды. Шуңа республикада авылга кагылышлы күпсанлы дәүләт программалары тормышка ашырыла. Авылда теләгән һәр кешегә үз эшен ачу мөмкинлекләрен гамәлгә ашыру өчен шартлар булдыру мөһим. Бу хакта бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Татарстан Республикасы Дәүләт Советына юлламасында сөйләде.