Татарстанда 1654 мең тонна терлек азыгы әзерләнгән

2011 елның 9 августы, сишәмбе

9 августка алынган оператив хәбәрләр буенча Татарстан Республикасында 1654 мең тонна терлек азыгы әзерләнгән, бер баш терлеккә уртача 26,8 центнер азык берәмлеге туры килә.

Терлек азыгы әзерләү буенча беренче урында Арча (86,4), Балтач (75,1), Кукмара (65,3), Актаныш (64,1) районнары бара. Шулай ук Мамадыш (57,6), Саба (50,9), Алексеевски (50,4) һәм Әлки (50,6) районнарының күрсәткечләре югары.

Бүгенгә Татарстанда 635,1 мең тонна печән җыелган. Печәнне иң күп әзерләүчеләр - Әлмәт (24,1), Яңа Чишмә (23,6), Мамадыш (23,7) һәм Чирмешән (22,3) районнары.

Республикада барлыгы 4123,9 мең тонна сенаж салынган. Иң күп сенаж Арча (223,7), Балтач (208,2), Актаныш (172,4) районнарында әзерләнгән.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International