8 августка бирелгән оператив хәбәрләр буенча республикада урак башланганнан бирле 1566,7 мең тонна ашлык җыелган, шуның 510,1 мең тоннасы – уҗым арышы, 605,3 мең тоннасы – уҗым бодае, 342,3 мең тоннасы – арпа, 58,2 мең тоннасы – борчак.
Республикада бөртекле һәм кузаклы культуралар 497,8 мең гектар мәйданнан җыеп алынган, бу барлык мәйданның 32 процентын тәшкил итә.
ТР Премьер-министр урынбасары – ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов республика киңәшмәсендә авыл хуҗалыгы хезмәтчәннәренә бу атна ахырына урып-җыю эшенең яртысын тәмамларга дигән бурыч куйды. Моның өчен һәр район көн саен үз мәйданының 4 процентыннан икмәк җыеп алырга тиеш.
Бүгенгә бу бурычны республиканың 16 районы үти: Әгерҗе (4,7), Әлки (3,9), Апас (4,3), Арча (4,3), Әтнә (5,9), Балтач (4,1), Буа (4,5), Биектау (3,9), Кукмара (3,9), Лаеш (4,3), Менделеев (4,5), Түбән Кама (3,9), Питрәч (4,0), Саба (6,2), Спас (3,4), Чирмешән (4,3).