Хәзерге көнгә республикада 1 миллион тонна ашлык суктырылган. Уртача уңыш гектарыннан 31,3 центнер тәшкил итә.
Уртача уңыш күләме буенча иң югары күрсәткеч Актаныш районында – бер гектардан 42 центнер. Әлки, Апас, Чүпрәле, Мөслим, Норлат районнарындагы күрсәткечләр дә югары: гектарыннан уртача 34-38 центнер.
Республика буенча игеннәрнең 19 проценты җыеп алынган. Әлки, Кайбыч, Яшел Үзән, Норлат районнарында планлаштырылган урып-җыю мәйданының 30 процентында эш төгәлләнгән.