Элегрәк урып-җыю чоры авылда беркемне дә битараф калдырмагандыр. Кырдагы эшләрне вакытында башкарып чыгу өчен кем ничек булдыра ала – шулай тырыша иде. Кем әйтмешли, әбидән – бәбигә, малай-шалайлардан – бабайларга чаклы кайсы кырда, кайсы ындыр табагында булды.
Хәзер заманалар башка. Ник шунда кырда кырык эшең кырылып ятмый – кайберәүләрнең исе дә китми. Янәсе, байга эшлисе килми.
Республика хуҗалыкларында кайчак гаҗәпкә калырлык хәлләр күзәтелә. Ызандаш хуҗалыкларның эш нәтиҗәләрен күздә тотып әйтүем. Берсенең иген кырында чүп үләнне бөтенләй күрмәссең. Терлек фермалары да маллар белән тулы. Икенчесендә исә сугыш афәте узган кебек. Терлекчелек биналары бушап калган. Техника ватылган да җимерелгән. Хикмәт нәрсәдә соң? Шул ук кешеләр бит югыйсә.
Моның сере әлеге дә баягы кеше факторына, җитәкченең оештыру сәләтенә барып тоташа. Бу эшкә очраклы рәвештә генә килеп эләккән, авыл хуҗалыгын белмәгән, кешеләрен яратмаган җитәкченең кайчагында хуҗалык өчен файдасыннан зыяны күбрәк бугай шул.
– Булдыксыз җитәкче – хуҗалык өчен бәла инде ул. Район хакимияте, авыл хуҗалыгы идарәсе тарафыннан хәсрәт җитәкчегә тиешле контроль дә булмаса, эшләр тагын да хөрти. Урып-җыю кебек үтә дә катлаулы, барлык көчне эшкә җигә торган чакта андыйларның чын йөзе күренә дә инде, – диде Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетында урып- җыю эшләренә багышланган брифингта ТР Премьер-министры урынбасары – авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов.
Татарстан авыллары быел урып-җыю эшенә башка еллардан ике атнага диярлек алданрак кереште. Кырларда көзге культуралар өлгереп җиткәндә аны сузуның мәгънәсе юк. Бигрәк тә Әлки районы игенчеләре өлгерлек күрсәтте. Районның күп хуҗалыкларында бу эшкә дәррәү күтәрелделәр. Янәшәдәге Нурлат, Алексеевск районнарында да урып-җыю эшләре оешкан төстә бара. Актаныш, Сарман һәм Буа районнары игенчеләре дә булган бар мөмкинлекләрен эшкә җигә. Ә менә бу районнардан әллә ни ерак та урнашмаган Менделеевск төбәгендә бүген дә әле чынлап торып уракка төшмәгән хуҗалыклар бар. Бөгелмә һәм Азнакай районнары хуҗалыкларында да әлегә “уянып” кына киләләр. Бу кадәресе дә урыннарда эшне эленке-салынкы гына оештыручы, дөресрәге, урып-җыю мәшәкатьләрен үз агымына куючы хуҗалык җитәкчеләреннән тора шул.
Совет заманында, ни генә дисәләр дә, кадрлар белән эшләүнең озак еллар дәвамында сыналган системасы бар иде. Хәзер исә җитәкче урыннарда очраклы кешеләр күбәя. Кызганыч, бу чирдән авыл хуҗалыгы тармагы да азат түгел. Андый җитәкчеләрдән авыл кешеләре, бигрәк тә яшьләр арасында тәрбия эшчәнлеге алып баруны көтү – шайтаннан иман көтү белән бер инде ул. Күп очракта андыйларның үзләрен тәрбиялисе бар әле. Ә авыл кешесенең күңеле үтә сизгер. Булдыксыз җитәкченең әйткәннәрен үтәгәнче, кайчакта киресен эшләүне кулайрак күрә бугай ул.
Җитәкченең шәхси үрнәге турында да онытып барабыз шикелле. Өстәл башында җәелеп утыру белән генә халык арасында абруй казанып булмый бит. Халык хөрмәте беркайчан да кесәдәге акча белән дә үлчәнмәде. Хуҗалык җитәкчесеме ул, җирле үзидарә башлыгы яисә авылда кешеләр белән эшләүче башка берәүме – иң элек үзеңнең шушы халыкка хезмәт итүеңне онытмыйсы иде.
Ходайга шөкер, быел ашлык узган еллардагы югалтуларны да капларга җитәр. Вакытында югалтуларсыз җыеп аласы гына бар. Татарстан авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы мәгълүматларыннан күренгәнчә, әлегә нибары 190 мең гектар гына урып-суктырылган, ә ашлыкның күләме инде бер миллион тоннага якынлашып килә! Барысын кушып исәпләгәндә, 1 миллион 600 мең гектарда урып-җыю эшләре башкарасы бар. Уңышның республика буенча гектарыннан уртача 31,2 центнер тәшкил итүен исәпкә алганда, быел, Ходай кушса, иң югары уңыш алу мөмкинлеге дә юк түгел.
Камил Сәгъдәтшин