2 августка тапшырылган оператив хәбәрләр буенча Татарстанда үткән көннәрдә 3524 тонна сөт җитештерелгән.
Уртача бер сыердан тәүлегенә 14,3 тонна сөт савылган. Актаныш районында савым бер сыерга 18,7 килограммны, Сабада – 17,7, Балтачта – 16,9, Кукмарада – 16,6, Әлкидә – 16,4 килограммны тәшкил итә.
Гомуми савым күләме буенча Актаныш, Биектау, Балтач районнары узган елгыдан югарырак күрсәткечләргә ирештеләр. Актаныш районында савым үткән ел белән чагыштырганда 19 тоннага арткан.
Шундый ук шартларда эшләгән Лаеш, Азнакай, Лениногорски районнарында, киресенчә, түбән күрсәткечләр күзәтелә.