Татарстанда “Авылның сәләтле 100 баласы – 2011” акциясе башланды

2011 елның 2 августы, сишәмбе

1 августта “Авылның сәләтле 100 баласы – 2011” социаль акциясендә катнашу өчен гаризалар кабул ителә башлады. Акциянең төп максаты – авыл җирлегендә яшәүче сәләтле балаларга һәм аларның укытучыларына ярдәм итү. Чара Татарстан Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы, Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгы һәм MasterCard халыкара түләү системасы ярдәмендә “Татфондбанк” тарафыннан үткәрелә.

Акциядә Татарстанның 2010-2011 уку елында 7-11 сыйныфка күчүче һәр укучысы катнаша ала. Җиңүчеләрне республикабызның танылган шәхесләреннән торган Иҗтимагый шура билгели. Фән олимпиадаларында, төбәк, төбәкара һәм Россия күләмендәге башка интеллектуаль бәйгеләрдә җиңү яулаган 100 укучы җиңүче дип билгеләнәчәк. Аларга “Татафондбанк” тарафыннан бер ел дәвамында ай саен 1000 сум күләмендә стипендия түләнәчәк.

Акциядә катнашу өчен гаризаны 2011 елның 30 сентябренә кадәр (бу датаны да кертеп) тапшырырга мөмкин. Тантаналы бүләкләү чарасы 2011 елның ноябрендә Казанда узачак.

«Авылның сәләтле 100 баласы» акциясе беренче мәртәбә 2009 елда «Татфондбанк»ның 15 еллыгын уңаеннан оештырылды. Чарада катнашу өчен республиканың барлык районнарыннан 350 дән артык гариза кабул ителде.

Акциянең географиясе Татарстанның барлык 43 районын үз эченә ала. Бу 1700 авыл мәктәбе, 120 мең укучы дигән сүз.

Бу елның маенда “Авылның сәләтле 100 баласы” акциясе федераль дәрәҗәдә танылу алды. Ул “Эшлекле Россия” (“Деловая Россия”) иҗтимагый оешмасының “Бердәм Россия” фиркасе ярдәмендә булдырылган “Изге гамәл” (“Благое дело”) Бөтенроссия премиясенә лаек булды. “Татфондбанк” акциясе Россиянең иң уңышлы 20 проекты арасына керде (барлыгы премиягә илнең төрле төбәкләреннән 200 проект дәгъвә иткән иде).

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International