1 августка бирелгән оператив белешмәләр буенча республикада бүгенгә барлыгы 178 мең гектар мәйданнан бөртекле һәм кузаклы культуралар җыеп алынган. Урып-җыюда Әлки, Сарман, Алексеевски, Норлат районы игенчеләре әйдәп бара.
Республикада барлыгы 556 мең тонна бөртекле һәм кузаклы культура, 192,8 мең тонна уҗым арышы, 250,7 мең тонна уҗым бодае җыеп алынган. Республика буенча уртача уңыш гектарыннан 31,2 центнер тәшкил итә.
Шулай ук республикада тулы көченә арпа һәм борчак суктыру бара. Бүгенгә 79,3 мең тонна арпа һәм 19,9 мең тонна борчак суктырылган. Бу эштә Сарман, Норлат, Минзәлә, Балтач, Әлки районнарының авыл хуҗалыгы хезмәтчәннәре алда бара.