Республика башлыгы эш сәфәре белән Питрәч һәм Теләче районнарына барып кайтты

2011 елның 1 августы, дүшәмбе

31 июльдә Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов эш сәфәре белән Питрәч һәм Теләче районнарына барды. Республика башлыгын ТР Премьер-министр урынбасары – ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов озатып йөрде.

Питрәчтә, Олы Бутырка авылы янындагы кырда, Татарстан Президенты урып-җыю эшенең барышы белән танышты. Республика башлыгы кыр эшләре барышын уңай бәяләде, хәзер бер караңгыдан икенче караңгыга кадәр эшләргә кирәк, дип ассызыклады.

31 июльгә тапшырылган оператив белешмә буенча Питрәч районы авыл хуҗалыгы хезмәтчәннәре 3,8 мең гектарда урып-җыю тәмамланган, уртача уңыш гектарыннан 34,1 центнерны тәшкил итә. Олы Бутырка авылында Рөстәм Миңнеханов Алмаз Фәсхетдиновның гаилә фермасында булды, 100 баш мөгезле эре терлек һәм 50 баш савым малына исәпләнгән сыерлар торагын карады. Әлеге гаилә фермасы 9,5 миллион сум дип бәяләнә. Аның 6 миллионы заемга алынган сумма, 2,1 миллионы – дәүләт ярдәме. Чыгымнар 3 елдан акланыр дип көтелә. Гаилә фермасында елга 250 тоннадан артык сөт җитештереләчәк дип исәпәнә. Анда 3 кеше – Фәсхетдиновлар гаиләсе әгъзалары эшләячәк.

Рөстәм Миңнеханов фермерга уңышлар, Питрәч районы башлыгы Шәйхулла Насыйбуллинга кече авыл хуҗалыгы оешмаларына алга таба да игътибар күрсәтеп торуын теләде.

Алга таба эш сәфәре Теләче районында дәвам итте. Биредә Татарстан Президенты урып-җыю, азык әзерләү барышы белән танышты. Районның башкарма комитеты җитәкчесе Илдус Зарипов урып-җыюның ничек баруы, авыл хуҗалыгы җитештерү комплексында эш торышы белән таныштырды. “Урып-җыю эшендә 64 комбайн катнаша. 30 нчы июльгә 1,6 мең гектарда урып-җыю тәмамланды, барлыгы 5,8 мең тонна ашлык җыелды,” – дип белдерде ул.

Эш сәфәре барышында Татарстан Президенты “Алан” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыятьне карады. Бүгенгә бу хуҗалыкта 300 баш сыер асрала. 30 нчы июльгә хуҗалыкта гомуми савым күләме 9,3 мең килограммны тәшкил иткән.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International