Бүген Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм ТР Премьер-министры урынбасары – ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов Кайбыч һәм Апас районнарында урып-җыю кампаниясе, терлек азыгы әзерләүнең барышы танышты.
ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының оператив мәгълүматларына караганда, бүген әлеге районнарда гектарыннан уртача 33,5 һәм 35,4 центнер уңыш алына. Кайбыч районында бөртекле культуралар 4982 гектарда җыеп алынган, 16,6 мең тонна ашлык суктырылган. Бүгенге көндә Апас районында бөртеклеләр 1382 гектарга якын мәйданда җыеп алынган, 4,8 мең тоннадан артык ашлык суктырылган.
“Бүгенге көндә төп бурыч – игеннәрне җыеп алу. Бүгенге көндә 350 мең тонна ашлык суктырылган. Һәр көнне, һәр сәгатьне файдаланырга кирәк. Без әлегә һава торышының нинди булачагын белмибез, августның беренче яртысында көннәр урып-җыю өчен яхшы булыр дип өметләнәбез. Эшне системалы оештырырга кирәк. Терлек азыгы әзерләү дә яхшы бара”, - диде Рөстәм Миңнеханов журналистлар белән әңгәмәсендә.
Быел ашлыкка бәя нинди булачагы хакындагы сорауга җавап биреп, Президент фараз кылырга әле иртәрәк, дип белдерде. “Башта уңышны җыеп алырга кирәк, быел ул яхшы”, - дип ассызыклады республика башлыгы.
Республиканың барлык районнарында да урып-җыю кампаниясе башланды. Оператив мәгълүматларга караганда, бүгенге көндә бөртекле культуралар 105 мең гектар мәйданда җыеп алынган. Республикада уңыш гектарыннан уртача 31,6 центнер тәшкил итә.