31 июльдән 6 августка кадәр Ульян өлкәсенең “Рус дөньясы” ял базасы территориясендә “Бүгенге заман шартларында авыл территорияләренең тотрыклы үсеше” дигән исем астында I Халыкара авыл яшьләре форумы узачак.
Форумда Россиянең төрле төбәкләре һәм чит илләрдән 200 дән артык егет һәм кыз катнашыр дип көтелә. Татарстан форумдагы иң зур делегацияләрнең берсе булачак, аның составына “ТР Аграр яшьләр берләшмәсе” иҗтимагый оешмасының 20 лидеры керәчәк. Делегацияне Аграр яшьләр берләшмәсе рәисе Миләүшә Төхвәтова җитәкли.
Форум кысаларында авыл хуҗалыгында инновацияләр, дөнья бергәлегенең азык-төлек куркынычсызлыгы, авыл территорияләре үсешен финанс яктан тәэмин итү, авылның яшь кадрлары кебек юнәлешләр буенча фикер алышулар узар дип көтелә. Әлеге мәсьәләләр хакында фикер алышу өчен форумга Россия Ашлык җитештерүчеләр берлеге президенты Павел Скурихин, “Росагроснаб” ААҖнең “Агротехнопроект” үзәге директоры Алексей Сорвачев, Җир төзүчелек буенча дәүләт университеты ректоры Сергей Волков, «Крестьянские ведомости» медиатөркеме генераль директоры Игорь Абакумов, РФ Иҗтимагый палатасы әгъзасы Александр Соколов киләчәк.
Форумда “Агросәнәгать комплексы өлкәсендә инновацияләр” дип исемләнгән фәнни-тикшеренү проектлары күргәзмәсе эшләр дип көтелә. Анда Татарстан делегациясе 2 проект тәкъдим итәчәк.
Форумның мәдәни-күңел ачу программасында Ульяновски агросәнәгать комплексы предприятиеләре һәм шәһәр буенча экскурсияләр, шулай ук спорт ярышлары һәм ял кичәләре планлаштырылган, дип хәбәр итә ТР Аграр яшьләр берләшмәсенең матбугат хезмәте.