Республика ветеринарлары беренче ярты еллыкка нәтиҗә ясады

2011 елның 20 июле, чәршәмбе

Бүген Игенчеләр сараенда Татарстан республикасы дәүләт ветеринар хезмәтенең киңәшмәсе узды. Әлеге чарада 2010-2011 елгы кышлатуга нәтиҗәләр ясалды һәм ветеринарларның агымдагы ярты еллык эшчәнлеге анализланды.

Киңәшмәдә терлекчелек буенча министр урынбасары Нәҗип Хазипов, ТР Төп ветеринария идарәсе җитәкчесе Булат Камалов, ТР ветеринар һәм фитосанитар күзәтчелек буенча Федераль хезмәт җитәкчесе Нурислам Хәбипов, “Токсикологик, радиацион һәм биологик куркынычсызлык буенча Федераль үзәк” директоры Аркадий Иванов һ.б. катнашты.

Чарага район һәм шәһәрләрнең баш дәүләт ветеринар инспекторлары, район ветеринар лаборатория, ветеринария оешма җитәкчеләре, агрохолдингларның ветеринар табиблары чакырулы иде.

Киңәшмәнең практик өлешендә катнашучылар ветеринар препарат үрнәкләре белән танышты. Шулай ук күргәзмәдә махсус ветеринар техника, чаралар да тәкъдим ителде.

Пленар өлешне ТР Төп ветеринария идарәсе җитәкчесе Булат Камалов ачып җибәрде. Алга таба Нурислам Хәбипов ТР Россия авыл хуҗалыгы күзәтчелеге идарәсенең дәүләт ветеринария оешмалары белән уртак эшчәнлеге хакында таныштырды.

Көннең икенче яртысында катнашучылар аерым секцияләргә бүленеп эшләде. Биредә фәнни консультантлар чыгыш ясады.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International