Ике хуҗалык – ике нәтиҗә

2011 елның 20 июле, чәршәмбе

Кайчагында гаҗәпкә каласың. Шундый ук авыллар, уңдырышлы җирләр. Кешеләре, эш шартлары да бер үк. Тик хезмәт нәтиҗәләре генә җир белән күк арасы. Баксаң- күрсәң, моның сере һаман да шул кеше факторына, төгәлрәк итеп әйткәндә, җитәкчегә, аның эшне оештыра белү сәләтенә барып тоташа икән...

Яңарак кына бер үк инвестор канаты астында булган ике хуҗалыкта булырга туры килде. Икесе дә кайчандыр көймәләре комга терәлгән дистәләгән авылны берләштерә. Җирләре уңдырышлы, кешеләре булдыклы, тырыш. Сүзем элегрәк “Алтын Башак”, соңгы вакытларда “Ак Барс-Агро” холдингы составына керүче, берсе – Лаеш районында, икенчесе Буа районындагы хуҗалыклар турында бара.

Берничә ел элек үзләренә инвестор буларак килгән “Алтын Башак” холдинг компаниясен Лаеш районы авыллары да зур өметләр белән каршы ала. Киләчәккә берсеннән берсе зуррак план­нар корып, эш башлыйлар. Тузган фермалар төзәтелә, терлек­ләрнең баш саны арта. Иң сөендергәне – эшләгән өчен хезмәт хакы үз вакытында тү­ләнә. Баштагы елларда пай җирләреннән файдаланган өчен дә тиешлесен бирә кил­гәннәр. Тик, ни кызганыч, “Алтын Башак”ның игелекле га­мәлләре вакыт узган саен кимегәннән-кими бара.

Бүген исә фермаларның күбесе ишелгән дә җимерелгән. Терлекләрнең баш саны йөзәрләп түгел, ә ел саен меңәрләп кими. “Алтын Башак”ка керүче авыллар ти­рәсендә сөрелмәгән, эшкәртелмәгән җирләрнең мәйданы артканнан-арта. Йөзләрчә гектарда чүп үлән, әрем, алабута баскан кырларны күреп, йө­рәкләр сыкрый.

Пай җирләреннән файдаланган өчен дә менә өченче ел инде тиен дә түләгәннәре юк, диләр инвестор канаты астына керүче авыл кеше­ләре. Тиешле ярдәм булмагач, шәхси хуҗалыкларның да рәте китеп бара. Элек берничә көтүе булган авылларда хәзер көндез чыра яндырып эзләсәң дә, бер терлек таба алмассың. Бу аяныч хәлләр турында төрле матбугат чараларында, шул исәптән “Ватаным Татар­стан”­да аз язылмады. Ни кызганыч, “Алтын Башак” хуҗалыгы җитәкчесе Владимир Кулешов­ның гына мыегы селкен­мәде. Хуҗалык та, муниципаль район җитәкчелеге дә редакциягә кош теле кадәр җавап язып салуны кирәксенмәде бугай.

Шул ук инвесторның Буа районындагы “Дуслык” агрофирмасы да үз канаты астына дистәгә якын авылны берләштерә икән. Алардагы хәлләр турында сораша башлагач, район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе Радик Даутовның йөзе үк яктырып китте. Хуҗалыкта бү­геннән үк инде ел ярымлык печән, ике елга җитәрлек се­наж әзерләп куйганнар. Пай җирләре өчен бернинди авыр­­лыкларга сылтау ясамыйча, елныкын елга гектарына 500 сумнан түләп баралар. Хезмәт хакларын да айныкын айга бернинди тоткарлыкларсыз түлиләр. Көн саен 15500 килограмм сөт саталар. Югары сыйфатлы сөткә югары бәя дә сорап була. Хуҗалык бүген бер килограмм сөтен унике сумнан да кимгә бирми. “Савым исә һәр сыердан егерме килограммнан артып китә“, – ди Радик Расыйх улы, сүзне озакка сузмый гына машина рулен агрофирма ягына борып.

“Дуслык” агрофирмасына керүче авылларның терлекчелек комплексында иртә таң­нан кичкә кадәр эш кайный. Мөгезле эре терлек­ләрнең баш саны быел 3200 дән артып киткән. Биредә биналарны инде кышка әзерләп бетереп тә киләләр. Төзәтеп кенә дә калмыйлар. Терлекләр өчен ел саен яңа биналар төзелә. Узган елларда Камброд, Ташкичү авыллары яңа фермалы булган. Быел да 200 башка исәпләнгән ферма сафка бастырырга җыеналар. Ферма өчен 4 миллион 500 мең сумлык заманча җиһаз­лар да кайтартылган инде.

Агрофирма җитәкчесе Азат Айзетуллов әйтүенчә, хуҗалыкның 10200 гектар сө­рү җире бар. Кырларны махсус әйләнеп чыктык. Ник бер кишәрлек җир файдаланылмый ятсын! Һәркайсында арышы-бодае, кукурузы, чө­гендере дигәндәй мул уңыш вәгъ­дә итеп, күкрәп үсеп утыра. Чүп үләннәрнең әсәре дә күренми. Чәчү әйләнешен дә вагына-төягенә кадәр уйлап, исәпләп эш итәләр.

Хуҗалык кырлары буенча йөргәндә, мәш килеп печән әзерләүчеләрне фотога тө­шермәкче идем. Шоферы үзе­­нә, комбайнчысы үзенә ашыга. Азат Айзетуллов мо­ның серен матди кызыксындыруда дип аңлатты. Печән әзерләүдә катнашучы һәркем үзенең көнлек нормасын арттырып үтәргә ашыга. Анысы өчен 1000 сум премия каралган. Һәр кич ку­лыңа китереп бирә­ләр! Язгы чәчү чорында да, печән өстендә дә, урып-җыю вакытында да шулай. Матди кызыксындыру чаралары үзе­­­некен итә – нәти­җәләр күзгә күренеп арта.

Хуҗалыкта проблемалар да җитәрлек үзе. Әмма туа бирми, тора бирә дигәндәй, һәркайсы үз вакыты белән хәл ителә килә. Ә бу исә ки­ләчәккә булган өметләрне тагын да ныгыта.

Камил Сәгъдәтшин, «Ватаным Татарстан»
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International