Агымдагы елның 18 июлендә ТР Премьер-министр урынбасары – ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов авыл хуҗалыгының актуаль сораулары буенча җыелыш уздырды.
Эшлекле дүшәмбедә кышка терлекләргә азык әзерләү мәсьәләсе кузгатылды. Марат Әхмәтов белдерүенчә, соңгы вакытта терлекләргә азык әзерләү темпы кимегән. Республика игенчеләре массакүләм орлыклы культураларны җыюга 1 августта тотыначак. Аңарчы минимум 4 миллион тонна сенаж һәм 1 миллион тонна печән әзерләп куярга кирәк.
Министр эш барышында хуҗалык җитәкчеләренә төрле кызыксындыру чараларын киң кулланырга тәкъдим итте. Мәсәлән, “Бирюли” ябык акционерлык җәмгыятендә терлек азыгы әзерләүчеләргә сменасына (иртәнге 6 дан кичке сәгать 10 га кадәр) премия бирелә, - дип белдерде Марат Әхмәтов.
Министр сүзләренә караганда, кызыксындыру чараларын терлек азыгы әзерләүдә генә түгел, ә авыл хуҗалыгының барлык тармакларында да кулланырга була. Мисал өчен, Зәй шәһәрендәге кибет яннарында махсус ябык мәйданчыклар булдырылган. Биредә теләгән һәркем аренда түләвеннән башка үзе җитештергән сөтне сата ала. Марат Әхмәтов башка районнарга да әлеге тәҗрибәне кулланырга тәкъдим итте. Җыелыш барышында авыл советы рәисләренә шәхси хуҗалыкларында икедән артык сыер асраучылардан сораштыру үткәрергә кушылды. Рәисләр аларның һәрберсендә ничә савым аппараты барлыгын ачыклап, исемлек төзергә тиеш.
“Хуҗалыкларда терлек азыгы әзерләүче техниканың эшен исәптә тотарга кирәк. Җитәкчеләр районнар буенча һәм эре агрофирма-оешмалардан үзйөрешле комбайннарның җитештерүчәнлеген билгеләсен иде. Шулай ук терлекләргә азык әзерләгән 3 атнада барлыгы ничә техника кулланылганын анализларга”, - дип боерды Марат Әхмәтов.
Министр белдергәнчә, бүгенге көндә республика буенча 1200 терлек азыгы җыючы техника кулланыла. Хуҗалык җитәкчеләренә аларның төзеклеген тәэмин итәргә һәм урыннарда җаваплы кешеләр билгеләргә кушты.
Җыелыш барышында быел җыеп алынган орлыкны урнаштыру һәм саклау, элеватор, икмәк кабул итү пунктларының әзерлеге турында да сүз кузгатылды. Марат Әхмәтов аеруча җыеп алынган уңыш ачык һавада ятырга тиеш түгел дип басым ясады.